Район механизаторлары авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын ремонтлау белән мәшгульләр

Теләсә нинди механизм иртәме-соңмы сафтан чыга. Болай да нагрузка зур булган авыл хуҗалыгы техникасын вакытында карарга һәм төзәтергә кирәк.
Кырлар ял иткәндә, аларның хуҗалары инде киләсе ел язына планнар төзиләр. Безнең әңгәмәдәшебез тәҗрибәле механизатор Ринат Гомәров (рәсемдә). "Татарстан" ҖЧҖда 15 елдан артык эшли.
- Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, - дип сөйли ул,
- ДТ-75тә эшли башладым. Шуннан соң яңа азык җыю комбайнын ышанып тапшырдылар, соңгы 7 елда "Полесье"не иярлим. Яздан октябрь беткәнче кыр эшләре белән мәшгуль булам.
- Отпускларсыз эшлисезме?
- Нишләп? Отпуск та бирәләр, эш хакыбыз да әйбәт.
Ринатның хезмәткә түләүгә дә, техника ремонтлау өчен шартларга да дәгъвасы юк: бина җылытыла, кирәкле запас частьләр бар.
Хуҗалыкның баш инженеры Фаил Биктимиров һәм баш агроном Әүхәт Ярма ремонт эшләренең планлы барышына контрольлек итәләр.
- Туфрак эшкәртү, урып-җыю техникасын, үзегез күргәнчә, - дип безне машина-трактор паркы территориясе буенча алып китте Фаил, - кышкы саклауга куйдык. Җиһазларны төзәтүне катокларны ремонтлаудан башладык. Агрегат 11 каток белән инде эшкә әзер. Тырмалар төзәтүгә керештеләр. 150 данә ремонтлыйсы бар.
Механизаторлар ремонт эшләрен үз көчләре белән башкаралар. Өч кешелек бригада дус эшли, беренче нәүбәттә, сыйфат турында кайгырта, чөнки ул техниканы үзләренә файдаланырга туры киләчәк. Болар Ринат Гомәров, Әмин Сәйпиев һәм авыл хуҗалыгы машиналары буенча инженер Рәшит Госманов, ул кирәк булганда урып-җыю эшләре вакытында комбайнга да, тракторга да утыра икән. Чиратта - дисклы тырмаларны, чапкычларны, культиваторларны һәм чәчкечләрне ремонтлау. Илфат Әбелханов һәм Әхтәм Мантовлар да тракторларын төзәтүгә керешкәннәр.
Хуҗалык җитәкчесе Фәнил Ибраһимов әйткәнчә, ремонтны 15 мартка тәмамларга планлаштыралар. Бүгенгә программаның 40 проценты үтәлгән. Катоклар ремонтлау тәмам, тырмаларны төзәтүне бетереп киләләр. Механизаторлар культиваторлар эләктергечен төзәтүгә керешкәннәр. Ике чәчкеч агрегатын, алты культиваторны ремонтлыйсылары бар. Тракторлар чираты - февральдә. Сервис хезмәтенә мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Николай Кудряшов авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге ремонт эшләренә бәя бирде.
- "Авангард" ҖЧҖ, - диде ул, - авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлауны төгәлләде. "Казаков" КФХда бер тракторны гына төзәтеп бетерәсе калган. "Колос", "Новая заря"да эшләр әйбәт оештырылган. Тулаем район буенча 280 тракторның - 97се (35 процент), 153 культиваторның - 44е (29 процент), тырмаларның - 43, чәчкечләрнең 23 проценты ремонтланды. "Родина", "Новый путь" һәм "Урожай" коллективларына эш темпларын тизләтәсе бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 06:22700
-
28 февраль 2021 - 14:21Үзәк китапханәдә семинар узды 25 февраль көнне үзәк китапханәдә “Хәзерге шартларда халык мәдәниятләрен саклау һәм үстерү буенча китапханәләр эшчәнлеге” темасына семинар узды.5100
-
28 февраль 2021 - 10:04Назыйф Хәбибуллин: Эштә төгәллек һәм осталык кирәк Шофер усак, каен, юкә төяү белән шөгыльләнүче урманчылык делянкасына бара.5900
-
28 февраль 2021 - 08:08Узган ялларда районда өч янгын булды Янгында зарарланучылар һәм һәлак булучылар юк.5900
-
28 февраль 2021 - 06:40Кече бизнес исәбен алалар Росстат 2021 елның язында Россиянең барлык төбәкләре буенча кече бизнеска икътисади исәп алуны уздыра.5800
-
27 февраль 2021 - 13:47Тәтештә “Балалар ышаныч телефоны” акциясен үткәрделәр Аны “Батырлык” МБУ хәбәр итә8200
-
27 февраль 2021 - 11:45Килдеш урта мәктәбе «Бердәм гаилә…» интеллектуаль квесты узды Квест этапларын узу барышында патриотизм тәрбияләнде, танып-белү кызыксынуы, тирә-юньне киңәйтүгә һәм Тәтеш районы милләтләре турында белемнәрне тирәнәйтүгә ихтыяҗ артты.11300
-
27 февраль 2021 - 10:31Әлифба белән саубуллашканнар Беренче хәреф, беренче сүзләр, мәктәп партасы артында уздырылган беренче мизгелләр – болар һәркем хәтерендә гомерлеккә уелып кала.9900
-
27 февраль 2021 - 06:01Тәтештә «Җәлил укулары» Халыкара әдәби конкурсының район сайлап алу туры узды Тәтеш шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты хәбәр итә8100
-
26 февраль 2021 - 13:50“Әкият” балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар узды 23 февраль бәйрәме балалар бакчасында - мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотизм хисе тәрбияләү, Ватаныбызның иң яхшы традицияләренә якынаю, балаларда Ватанны данлы саклаучылар өчен горурлык формалаштыру өчен яхшы сәбәп.8900
-
26 февраль 2021 - 12:42Предприятие «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактические учения на нефтеперекачивающей станции Условное возгорание было локализовано на площади 70 кв. метров.9200
-
26 февраль 2021 - 11:53Йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге нәтиҗәләре Ярыш нәтиҗәләре буенча Грошева Дарья баттерфляй белән 100 м га йөзүдә бронза медален яулады.12700
-
26 февраль 2021 - 10:04Ул мәктәпне кайгырткан Якты дөньядан киткән, әмма безнең өчен әлегә кадәр бик якын булган кешеләр турында11700
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
1 март 2021 - 01:39Байрашта "Без бер гаилә булып яшибез" дип исемләнгән иҗат концерты үттеБайраш авылы мәдәният йортында "Без бер гаиләдәй яшибез" дип исемләнгән милли мәдәният фестивале кысаларында кулланма сәнгать, халык иҗаты, милли ризыклар күргәзмәсе бизәлгән иде.2700
-
12 февраль 2021 - 06:45«Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем механизаторга бирелде Хезмәтләрен хөрмәтләп34700
-
4 февраль 2021 - 16:24Төбәк этапларында җиңгән спектакльләр бүләкләнәләр Финалга чыккан иҗат коллективларына истәлекле билгеләр һәм яңа спектакль сәхнәләштерү өчен максатчан грантлар тапшырылачак.34300
-
19 февраль 2021 - 12:16«Каенкай» балалар бакчасында «Озын Алан» дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре кунакта булдылар Алар « Мин һәм Кызыл китап – 2020 ел»дигән табигый материалдан ясалган эшләнмәләр конкурсында катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.33800
-
5 февраль 2021 - 10:01Балыкка кислород кирәк Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, гражданнарны яклау көллияте студентлары кышын һәм яз башында балыкларга ярдәм итәр өчен бозга чыгалар.32300
-
12 февраль 2021 - 10:02Килен токмачы Бүгенге язмабызда татар халкының матур йоласы хакында сөйләшәбез.30800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика