Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Район тарихында ак таплар булырга тиеш түгел

    Газетабызның җәйге саннарының берсендә, район башлыгы белән әңгәмәдә, без Тәтеш районы энциклопедиясе өстендә эшләү, Олег Евсеев җитәкчелегендә аның чыгаруга әзерләнелүе ха­кында язган идек, һәм ул безгә узган айлар эчендә нәрсәләр башкарылуы турында сөйләде.

    - Олег Николаевич, материаллар җыю эше нинди этапта?
    - Аның 80 проценты әзер диярлек. Әйтергә кирәк, шәһәргә караганда, авыллар буенча күп тупланды.
    Ул чама белән 2600 объектны үз эченә ала, шуларның 500е - үсемлекләр һәм хайваннар турында.
    Мәгълүматларны җыйганда без районыбызның Ак чехлар фетнәсе, Пролей-Каша восстаниесе кебек тарихи вакыйгаларны да читләтеп узмадык.
    - Мәгълүматлар тупланганда Сезгә шәһәребез оешмалары ярдәм итәләрме?
    - Әлбәттә, аларның һәм район халкының булышлыгыннан башка эшләве авыр булыр иде. Килдеш, Олы Шәмәк, Жуково, Сөендек, Бессоново авыл җирлекләре китап­ханәчеләрен билгеләп үтәсе килә. Мәгълүматларны җыю шәһәребездә кайбер предприятиеләрнең ябылулары белән дә катлаулана. Әмма биредә безгә аларның элекке хезмәткәрләре ярдәмгә килделәр. Үтенечебезгә беренче булып Тәтеш балык заводының элекке директоры Александр Матаев җавап бирде. Тәтеш сельхозтехникасы буенча күпчелек мәгълүматларны Владислав Горшков ярдәмендә яңарта алдык, сөт комбинаты буенча хәбәрләр җыюда Маргарита Малышкина зур булышлык күрсәтте. Ни аяныч, Тәтеш ит комбинатына кагылышлы материаллар бик аз.
    Безнең планнарда 7дән артык бала тәрбияләп үстергән районыбызның герой-аналары хакында тагын да тулырак мәгълүматлар туплау каралган. Әгәр дә сезнең әлеге мәсьәлә буенча нинди дә булса хәбәрегез бар икән, үзәк китапханәгә мөрәҗәгать итегез.
    - Энциклопедия өстендә эшләгәндә, сезгә якташларыбызның кы­зык­лы язмышлары бе­лән дә очрашырга туры килгәндер...
    - Әйе, якташларыбыз арасында танылган исемнәр булуын белеп, гаҗәпләндем һәм сөендем. Мәсәлән, Владимир Журин, совет гидротехнигы, инженер-техник гаскәрләр генерал-майоры. Ул Ак диңгез-Балтыйк су юлын төзү белән шөгыльләнгән. Шулай ук Углич-Рыбинск ГЭСы төзелеше проектлары авторы да булып тора. Яки Олы Тарханнан Алексей Савичев - ТР Дәүләт премиясе иясе, шиннарга бәйле дистәләгән уйлап табуларның авторлык иясе.
    Тагын бер якташыбыз, тәтешле Владимир Панов - ул атланмайның чын продукт булуын ачыклау методын эшләүче, йөзләгән фән эшләре, алты патент һәм уйлап табулар авторы.
    - Тәтеш районы энциклопедиясе кайчан ­дөнья күрер икән?
    - Без инде материалны белгечләр кулына тапшыр­дык. Караламасы әзер диярлек. Озак­ламый тарихчыларга бирергә планлаштырабыз. Соңрак - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә, му­зей коллективы да үз төзәтмәләрен кертәчәк. Җәй башында кадерле хезмәтне галимнәр кулына тапшыру планлаштырылган. Аның электрон форматы 2016 елда әзер булачак. Ә кәгазьдәге варианты хакында сөйләргә иртәрәк әле, чөнки ул шактый акча чыгымнары таләп итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: