Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Республикада буран сәбәпле автобуслар хәрәкәте вакытлыча чикләнә

Автобуслар хәрәкәте һава шартлары яхшыру белән торгызылачак.

(Тәтеш, 10 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда буран аркасында автобуслар хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

Һава шартлары начарлану сәбәпле, бүген иртәнге сәгать уннан республиканың төп автомагистральләре буенча шәһәрара автобуслар хәрәкәте вакытлыча чикләнә.

«Волго-Вятскуправтодор» агентлыгына сөйләүләренчә, 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Казахстан чигендә Казан — Оренбург — Акбулак автомобиль юлы; М7 юлында Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Казан — Уфа трассасының берничә участогы; Йошкар-Ола — Яшел Үзән — М7 һәм Казан — Буа — Ульяновск автомобиль юллары  өлешчә ябык булачак.

Трассаларда тәүлек буе 150 берәмлек юл техникасы эшли, авария бригадалары кизү тора.

Татарстан ЮХИДИ идарәсендә машина йөртүчеләрдән торак пунктлардан читкә чыкмауларын, ә юлда штаттан тыш хәл булган очракта 8-843-533-38-88 номерына шалтыратуларын сорыйлар.

Аны  «Татар-информ» хәбәр итә.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев