Республикага коронавирустан вакцинаның зур партиясе кайтарыла
«Спутник V» препаратының яңа дозасы Татарстанда прививка ясатырга теләүчеләргә җитәргә тиеш
(Тәтеш, 30 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Татарстанга Covid-19 коронавирусыннан вакцинаның чираттагы партиясе кайтарылачак.
«Партия хәзер юлда. Ул бүген килергә тиеш», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
Төгәл доза турында хәбәр ителми, әмма партиянең шактый зур булачагы билгеле. Жаворонков аңлатканча, «Спутник V» препаратының яңа дозасы хәзер поликлиникада һәм хастаханәдә прививка ясатырга язылган кешеләргә җитәчәк.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/29-01-2021/tatarstanga-koronavirustan-vaktsinany-zur-partiyase-kaytaryla-5802642
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев