Рәмис Сафиуллов: “Без алдынгылыкта, әмма тукталып калмаска кирәк”
Килдештә, “Авангард” хуҗалыгы базасында булып узган семинар-киңәшмәдә терлекчелекне үстерү нәтиҗәләре, терлекләрне кышлату, язгы кыр эшләренә әзерлек барышы хакында фикер алыштылар.
(Тәтеш, 16 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендәге чарада районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, җирлек башлыклары, кредит оешмалары белгечләре катнашты.

“Авангард” җитәкчесе Виктор Абрамов мәгълүматлары буенча, иген культураларының уңдырышлылыгы быел гектардан 41 центнер тәшкил иткән, бер шартлы малга 38 азык берәмлеге әзерләнгән. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә машина-трактор паркы да тулыланган – 15 миллион сумга техника сатып алынган, яңа терлекчелек бинасы, 2 силос траншеясы төзелгән. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә 50 кеше хезмәт куя, эшчәннәрнең айлык уртача хезмәт хакы – 30 мең сумга якын.
“Хуҗалык яхшы эшли, соңгы 4 елда күп нәрсәләр башкарылды, шулай ук резервлар да шактый”, – дип билгеләп үтте район башлыгы.
Семинарда катнашучылар машина-трактор паркында булдылар, хәзерге вакытта анда механизаторлар техникаларны язгы кыр эшләренә әзерләү белән шөгыльләнәләр, белгечләр товарлыклы-сөтчелек фермасында терлекләрне асрау шартлары һәм ашату технологияләре белән таныштылар.
Семинарның Килдеш авылы мәдәният йортында узган теоретик өлешендә язгы кыр эшләренә әзерләнү анализланды, елның 11 аена терлекчелек тармагы эшенә нәтиҗә ясалды, терлекләрне кышлату барышы тикшерелде.

“Куелган йөкләмәләрне үтәргә кирәк, – диде чара азагында район башлыгы Рәмис Сафиуллов. – Сөт производствосы табыш китерерлек булырга тиеш. Язга хәзерләнәбез – чәчүлекләр әзерләгез, җитәрлек күләмдә минераль ашламалар хәстәрләп куегыз, үсемлекләрне саклауның тулы комплексына әзерләнү зарур, яңа технологияләргә яңа техника кирәк”.
“Яхшы эшләдек – үсемлекчелек буенча без республикада алдынгы, әмма моңарда тукталып калмаска, алга барырга кирәк, алда яңа ел – яңа максатлар һәм бурычлар”, – диде Рәмис Хатыйп улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев