Рәмис Сафиуллов Тәтештәге 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе педагогларына, ветераннарына, чыгарылышларына, укучыларына мөрәҗәгать итә
50 ел – ул мөһим дата.
(Тәтеш, 1 февраль, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтештәге 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе педагогларына, ветераннарына, чыгарылышларына, укучыларына мөрәҗәгать итә:
– 50 ел – ул мөһим дата. Тәтештәге 2нче урта мәктәпнең күп еллык тарихы эчендә берничә буын педагоглар тырышлыгы белән чыгарылышларны әзерләүнең, яхшы белем һәм тәрбия биреп кенә калмыйча, шулай ук аларга тормышта лаеклы урын табарга ярдәм итә торган нәтиҗәле система барлыкка килгән. Мәктәп укучылары фән олимпиадаларында, спорт ярышларында һәм бәйгеләрдә призлы урыннар ала. Әлеге җиңүләргә аларны тәҗрибәле остазлары-укытучылары алып бара. Уку йортын алга җибәрүдә һәм булдыруда күп кешеләрнең көче, хезмәте кергән. Мәктәп бүгенге көндә заманча белем ихтыяҗларына тәңгәл китереп төзекләнә һәм үзгәрә баруын дәвам итә. Шулай да педагогия коллективының хезмәт осталыгы һәм игътибарлылыгы, ата-аналарның ярдәме һәм аңлавы үзгәрешсез кала. Мәктәп коллективына, педагогия ветераннарына һөнәрләренә тугры булганнары, үз эшләрен һәм балаларны яратканнары өчен рәхмәт белдерәм. Мәктәпнең чәчәк атуын, укытучыларга – һөнәри җиңүләр һәм алгарышлар, укучыларга – укуларында уңышлар, ветераннарга һәм чыгарылышларга мәктәп тормышында актив катнашуларын телим.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев