Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сак булыгыз! Боз сөңгеләре!

Гражданнарны аеруча игътибарлы булырга чакырабыз.

(Тәтеш, 1 март, “Тәтеш таңнары”). 

Боз сөңгеләре һәм түбәдәге боз катламнары йортларның түбә кырыйларындагы, сәнәгать билгеләнешендәге корылмалардан, сәүдә павильоннары, социаль инфраструктура объектларының түбәсеннән ишелеп төшеп, бәхетсезлек очраклары килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин.

Тәтеш районының административ-техник инспекциясе искәртеп узганча, биналарның түбәләреннән кар кисәкләре һәм боз катламнары төшеп, шулай ук милеккә дә матди зыян китерү ихтималы бар.

Коммуналь хезмәтләргә һәм бина хуҗаларына түбәләрне, кар, боз һәм боз сөңгеләрен чистарту таләпләрен үтәүгә зур игътибар бүлеп бирергә кирәк. Бигрәк тә кешеләр күп була торган социаль объектларда.

Гражданнарны аеруча игътибарлы булырга чакырабыз. Урамнар буйлап барганда боз сөңгеләре һәм кар эленеп торган биналардан, йортлардан читтәрәк үтегез, алар янында автотранспорт булмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев