Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Сезнең карашыгыз нинди?

    Хакимият. Массакүләм мәгълүмат чаралары. Җәмәгатьчелек. Аларның үзара нәтиҗәле эшчәнлеге ришвәтчелек кебек яман гадәтләр белән көрәшүдә ярдәм итә. ТР Президенты Идарәсе, ТР Юстиция министрлыгы, ТР Иҗтимагый палатасы, матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча Республика агентлыгы һәм "ТАТМЕДИА" ААҖ вәкилләре катнашында Апаста төбәк укыту семинары узды. Район газеталары баш мөхәррирләренең, Иҗтимагый советлар рәисләренең...

    Билгеләп үтелгәнчә, 2013 елда Татарстанда ришвәтчелеккә караган 1200дән артык җинаять ачык­ланган. Бу статистикага безнең район да, Бессоново җирлегенең элекке башлыгының җир кишәрлеген законсыз рәвештә милеккә рәсмиләштерүе сәбәпле, кергән. Район халкы коррупция фактларын булдырмауга сизелерлек ярдәм итә ала. Үз вазифаларын намуслы башкарганнары өчен укытучыларга, табибларга, түрәләргә бүләкләр ясарга кирәк түгел - бу ришвәтчелек һәм ул үзеннән-­үзе коррупциягә этәрә. Өстәвенә, бүләк бирүче дә, ришвәт алучы да шуның белән җинаять кылалар. Әгәр сездән ришвәт сорасалар - бу хакта прокуратурага, полициягә, хакимият вәкилләренә хәбәр итегез. Андый хәлләрне җиткерү өчен район хакимияте, үзәк район хастаханәсе һәм халыкның мәшгульлек үзәге биналарына "ышаныч тартмалары" эленгән.

    Киң билгелелек - шундый җинаятьләрне кисәтү алымы. Күчемсез милек, аерым алганда, җир белән эш иткәндә халыкның хокук нормаларын белеп җиткермәвенең ришвәтчелеккә этәрүен исәпкә алып, хокук саклау органнарына яки медицина, социаль һәм башка учреждениеләргә мөрәҗәгать итеп, без "закон", "безнең консультацияләр", "рәсми", "актуаль" рубрикалары астында хәбәрләр бастырабыз.

    Практика безнең кисә­тү­ләребезнең аларның хокукый хәбәрдарлыкларын һәм хокук культурасын үстерүгә булышлык итүен раслый.

    Шуны да әйтергә кирәк, укучыларыбызның аларны кызыксындырган сораулары турындагы хатлары, шулай ук кайбер служба җитәкчеләренең теге яки бу хокук бозулары хакындагы сигналлары буенча редакция сорауларына район башлыгы, район советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре тиз арада җавап бирәләр. Укучының газета белән һәм газетаның хакимият белән мондый нәтиҗәле элемтәсе дә хокук бозуларны, ришвәтчелек дәрәҗәсенә җиткәнче, кисәтергә булышлык итә.

    Без "район башлыгына минем соравым", "сорадыгыз - җавап бирәбез", "номерга хат" рубрикалары астында мәкаләләр бастырабыз. Сораулары­на рәсми җавап алган укучыларыбызның хакимияткә һәм үз газеталарына ышанычлары арта.

    Тик шунысы аяныч, кайвакыт кешеләр, ришвәтчелекне ачып, ул хакта яшертен хәбәр итәләр, яки исемнәрен белгертергә теләмиләр. Әгәр дәлилләр юк икән, гаеплене дә җәзага тартып булмый.

    Шәһәрдә яшьләр берләшмәләренең халык арасында эшләрен активлаштыра барулары газета журналистларын сөендерә. Болар - "Эш ит", "Әйдаманлык мәктә­бе", "Мөстәкыйль бала­лар" һәм башкалар. Без аларның кешеләргә җәм­гыятьтә үз урыннары һәм рольләре хакында уй­ла­нырга, шәхесне "үтерүче" кебек яман гадәтләргә - эчүчелеккә, наркоманиягә, алдашу­ларга, шул исәптән ришвәтчелеккә карата үз фикеребезне әйтергә булышлык итүче акцияләр, флеш-моблар һәм башка чаралар хакындагы хәбәрләрен рәхәтләнеп бастырабыз.

    Әмма безнең районда әлеге явызлыкка каршы үзара аңлашу, бер-береңә эчкерсез ярдәм итү кебек бай тәҗрибәбез бар. Тәтешлеләрнең игелеклелек һәм матур гамәлләре явызлык һәм комсызлыктан өстен.

    Редакция журналистлары укучыларын ачык сөйләшүгә чакыра: ничек итеп ришвәтчелеккә каршы торырга, бушка кергәнне яратучыларны "кесә калынайтудан" ничек мәхрүм итәргә. Безнең уртак уңышыбыз һәркемнең тормышка карашына бәйле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: