Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Чын ир-егетләр бурычы

    Район мәдәният йортында чираттагы Призывниклар көне уздырылды.

    Райбашкарма комитеты җитәкчесе, район чакырылыш комиссиясе рәисе Аркадий Семенычев булачак солдатларны сәламләп, армия­дә хезмәт итү чын ир-егетләр бурычы диде һәм шуны намус белән үтәп кайтуларын теләде.

    Армия - егетләр өчен генә түгел, аларның әти-әниләре өчен дә зур сынау. Әмма, диде зур ышаныч белән ТР хәрби комиссариатының Тәтеш районы буенча бүлек начальнигы Фәнис Гарифуллин, тәтешлеләр илнең Кораллы Көчләре сафларында үз районнарын намуслы һәм лаеклы тәкъдим итәрләр. Солдат кына булып калмаган, ә сугышның нәрсә икәнлеген үз башларыннан кичерүчеләрнең үгет-нәсихәтләре һәм киңәшләре һәрвакыт үзенчәлекле яңгырый. Александр Ма­й­о­ров һәм Юрий Савин - нәкъ менә шундыйлардан. Беренчесе - Бөек Ватан сугышы ветераны, орден һәм медальләр белән бүләкләнгән, икенчесе Әф­ганстанда интернациональ бурычын үтәгән өчен сугышчан бүләкләргә лаек булган. Намус белән хезмәт итегез, әти-әниләрегез сезнең белән горурланырлык булсын, диде Александр Павлович. Әлбәттә, авыр булачак, бигрәк тә беренче айларда, шулай да иртәгәге солдатларга барыбер җиңелрәк. Чөнки, массакүләм мәгълүмат чараларыннан билгеле булганча, солдат рационында арпа һәм солы ярмалары булмаячак, бу хакта Юрий Борисович та искә төшерде.

    Әмма, аларны тәмле дөге һәм карабодай алыштырса да, әниләргә моңардан җиңел түгел, чөнки алар уллары өчен барсыннан да күбрәк борчылалар. Шулай булгач, өйгә хатларны ешрак язарга, әти-әниләрне матур яңа­лыклар белән сөендереп торырга кирәк. Көзге чакырылыш егетләрнең әниләре исеменнән Инзилә Фазлыева нәкъ менә шуны сорады. Ә булачак солдат Александр Шалагин җавап итеп, егетләр район данын югары йөртерләр, ата-бабалары кебек үк намус белән хезмәт итәрләр дип ышандырды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: