Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Шөһрәт казан, шәһәрем!

    Бәйрәм тагын да матуррак, кызыграк була бара. Аңа әзерләнәләр, аны кө­тәләр, аңа чакыралар, анда рәхәтләнеп бәйрәм итәләр. Шәһәр һәм Ба­лыкчы көненең берләштерелүе - менә кайда киңлек һәм көч.

    Балык, кап!
    Иртә-таңнан иң түземсезләр яр буенча йөреп иң әйбәт урынны сайладылар. Барлыгы 50 кеше уңышны койрыгыннан эләктерергә һәм төп приз­ны - өреп кабартылган көймәне - отарга тырыш­тылар. Сүз уңаенда, балыкчыларның яшь төркеме генә түгел - 5тән 74 яшькә кадәр, шулай ук яшәү урыннары да төрле­чә иде - Кама Тамагы, Толь­ятти, Пенза, Рузаевка.

    Район башлыгы Валерий Чершинцев ярышта катнашучыларның барсына да уңышлар теләде. Һәм азрак тоткарланып, беренче балык тотучыларны күргәч, алар өчен чын күңелдән шатланды, чөнки ул үзе дә кармак белән утырыр­га ярата. "Балык көткәндә сабыр­лыгыгыз күпмегә кадәр җитә инде?" - дип сорадылар Валерий Сергее­вичтан. "Капканчыга ка­дәр", - дигән, балыкчыга­ гына хас, кыска җавап булды.
    Кояшлы тыныч көн әйтерсең лә күпләргә балачактан ук таныш булган әлеге шөгыльдә уңышка ирешергә яр­дәм итте. Биш яшьлек Данил Зай­цев әтисенең еш кына үзе белән балыкка алып баруы турында сөйләде. Алар абыйсы Андрей белән кәрәкәләр тоткач, аны әбисе Лидага алып кайталар, ә ул аны бик тәмле итеп кыздыра икән.

    Бакырчыдан алты яшьлек Әдилә Гайнуллина әтисе Фәнис һәм туганы Булат белән буа өстеннән күзләрен дә алмыйча утыралар. Банкадагы бертуктаусыз шу­ышкан суалчаннарга куркынып карап, кыздан сорыйм: "Чынлап та үзең куясыңмы?" Һәм төпле җавап ишетәм: "Ә нигә дип алардан куркырга? Алар бит тешләмиләр".

    Тәтешле Илфат Сабирҗанов балыкчылык белән кырык елдан күбрәк шөгыльләнә. Суыкларга ка­ра­мастан, кыш көне дә балык тотарга ярата. "Кирәк-яракларымны җыям да, чанага салып, Красная Полянага кадәр җәяү барам. Йөреп кайту үзе бер рәхәт, тормышымны башкача күз алдына да китерә алмыйм, аңардан зур канәгатьләнү алам", - дип уртаклашты бабай.

    Көймә Алмазга эләкте
    Ярыш барышында конкурста катнашучылар үз­ләренең белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар: кемнеңдер җиме үзенчәлекле, кайсыларының - кирәк-ярагы, кайберләре урынын алыштырган. Һәм менә җиңүчеләр билгеләнде­ләр, алар барсы да - тәтешлеләр. Иң авыр балык тотучы Алмаз Айзатуллов булып чыкты (1263 грамм), икенче урында Николай Ланцов (942) һәм өченче - Олег Борисов (840). Башка номинациядә җиңүче балыкчыларга да дипломнар тапшырылды.

    Бу көнне буадан тоткан балыкларны стадиондагы зур бассейнга җибәрделәр. Бәйрәм ахырында малайлар чалбар балак­ларын сызганып суга керделәр һәм аларны куллары белән тоттылар.

    Үзәк мәйданда узган балыкчылык темасы конкурсында Шәһәр көне бәйрәменә килүчеләрнең барсына да катнашырга тәкъдим ителде. Җиңүчеләр файдалы призлар да алдылар, рәхәтләнеп ял да иттеләр.

    Истәлеккә рәсемгә төшү
    Район башлыгы Валерий Чершинцев шәһәрнең истәлекле урыны бул­ган "Гаҗәеп белуга" скульптура композиция­се янында күпсанлы мәр­тәбәле кунакларны каршылады. Куллар бирешеп күрешүләрдән соң, алар чара программасы исемлеген һәм бәйрәм хөрмәтенә истәлекле ме­дальләр алдылар. Истәлеккә рәсемгә төшү - озын һәм мавыктыргыч бәйрәм маршрутының төп ноктасы булып тора. Парк янәдән сабыйлар тавышына, балалар аттракционында катнашучы­ларның шат авазларына, тәмле шашлык исенә, кү­ңелле көйләргә күмелде.

    Балалар шатлыгы
    Тәтешлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен түләүле дә, бушлай да булган төрле аттракционнар, уеннар тәкъдим ителде.
    Балаларга өстәмә белем бирү хезмәткәрләре оеш­тырган конкурсларда сабыйлар рәхәтләне­п кат­­наштылар. Алар ба­лык­чылыкка багышланган иде. Балалар аякларындагы йомшак көймәчекләрдә, зур балыкны тотарга тырышып, шаярышып йөгерделәр, балык тоту турындагы викторинада катнаштылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.

    Башка күңел ачулар өчен әти-әниләргә 50дән 150 сумга кадәр акчаларын чыгарып салырга туры килде. Ничек итеп яраткан балаңны парк юлы буйлап йөргән матур паровозда әйләндермисең, йомшак батутта сикертмисең ди инде. Хайваннар да зур кызыксыну уяттылар: кечкенә понилар сабыйларны җыйнак кына арбаларында әйләндереп йөрттеләр, ә зур гәүдәле дөя, башын горур күтәреп, ашыкмыйча гына аллея буйлап атлады. "Бик шәп, - диде соклану белән Данил Зайцев, - үзеңне күктә итеп хис итәсең, агачларга кадәр җитәргә мөмкин". Узышчылар рәхәтләнеп квадроциклларда чаптылар, биредә күбрәк яшьләр "яндырдылар".

    Башлык кем белән ярышты?
    Мәртәбәле кунаклар район башлыгы белән бергәләп күңел ачу мәйданнарын әйләнеп чыктылар, ә кечкенә бассейн янына җиткәч тоткарландылар. Башкаладан кайткан җиде яшьлек балыкчы район башлыгы белән магнитлы "ыргакта" "балык" тотуда ярышырга теләде. Җиңде! "Үскәч кем булырга хыялланасың?" - дип сорыйм аңардан. "Полицейский, билгеле", - диде, алган бүләге белән мавыгып, Эмиль Ильин.

    Приз артыннан аулаучылар төрле төстәге шарларны шартлаттылар, уенчыклар бәреп төшерделәр, тирда аттылар. Күпләргә бәхет елмайды.
    Балаларның бәхеттән кычкырып көлгән тавышлары паркта озакка кадәр яңгырап торды.

    Оста куллар
    Кунакларны "Тәтеш ярминкәсе" үзенә чакырып торды, анда җирле һәм килүче осталар балчык әйберләр ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр. Сызраньнан Надежда Атаманова, гаҗәеп тизлек белән балчык әйберләр ясаучы, чүлмәк эше остасы, үзенең якташын тәкъдим итте. "Тәтеш ягына безнең икенче тапкыр килүебез", - диде ул соклануын белдереп. Янәшәдә җирле сувенирлар һәм балчыктан ясалган кул эшләнмәләре дәресен безнең балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Наил Гафаров күрсәтте. Монастырскийда яшәүче танылган сбруйчы Иван Шмагин дугага беркетелгән көмеш кыңгырау чыңнары белән җәлеп итте. Ә Олы Шәмәк мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Марина Свидетелева төсле атлас тас­мадан ясалган үзенчәлекле кул эшләнмәләрен алып килгән.

    Ризыкларны татып карау рәтеннән нинди тәмле хуш исләр аңкыды! Анда сыйланыр өчен һәркемне Нептун сый-хөрмәттән авыз итәргә чакырды, ул бик тә педкөллият укытучысы Валерий Кулаженковка охшаган иде. Бер кырыйда балык шашлыгы ыслана, ә өстәлләрдә нинди генә ризыклар юк... Педкөллият хезмәткәрләре борынгы рецепт буенча җәеннән әзерләнгән пирог белән сыйладылар. Конкурсның җиңүчеләре, Тәтештәге 1нче урта мәктәп әзерләгән бәрәңге-"бочкалар" өстендәге тутырылган чөгә балыгы - "Гаҗәеп белуга" сыны һәркемне сокландырды. Идеяләре өчен - аларга зур бишле. Башка мәгариф учреждениеләре дә тырышканнар. Шамбы, кәрәкә, чуртан, судакларның тәмен сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Киләсе елга килегез-кайтыгыз, үзегез авыз итеп карарсыз.

    Тылсымлы сандык ачык
    Менә һәр нәрсәне әйтеп бирә ала торган әкиятче әбинең тавышы, әйтерсең лә еракта калган балачактан ишетелә, ул бизәкле әкияти тамашаның башлануын хәбәр итте. Идел турындагы кереш бүлектә катнашучы мәдәният хезмәткәрләренең таныш йөзләрен һәркем чамалады: район мәдәният йорты, музей, китапханә, Арцыбашевларның хореография ансамблендә катнашучылар. Тәтеш­леләрдән тор­ган тулы бер армия кат­нашкан сценариене Тәтеш ягы тарихы музее директоры Наталья Понедельникова үзе иҗат иткән.

    Игелек теләп
    Матур күренешләрдән соң район башлыгы Валерий Чершинцев тәтешлеләрне һәм шәһәр кунакларын бәйрәм белән котлады: "Безне барыбызны да, яшьләребез, һөнәребез һәм социаль хәлебез буенча төрле булучыларны, әлеге көн берләштерә. Без үзебезнең кече ватаныбыз белән тыгыз бәйләнгән, аның кабатланмас йөз еллык тарихы барыбыз өчен дә кадерле.

    Шәһәребез үсә һәм яшәрә, балаларның тууы арта бара. Анда чиста урыннар һәм төрле матур почмаклар барлыкка килә. Ул көннән-көн яхшы якка үзгәрә - бу безнең барыбызның да хезмәте!"

    Тәтешлеләрне бәйрәм белән Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры, Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары Советы рәисе, ТР дәүләт Советының дүртенче чакырылыш депутаты Илшат Гафуров тәбрикләде. Уңышлар һәм барлык хыялларының тормышка ашуын теләп, мондый чаралар - гаиләң белән чыгып үзеңнең шәһәреңне карау, аның матурлыгына соклану, туганнарың, дусларың белән очрашу өчен матур бер сәбәп, дип билгеләп үтте ул.

    Матур гадәт буенча бу көнне чиксез Идел киң­лек­ләренең иң яхшы эш­чәннәрен дә данладылар. Ә бу вакытта җирлек башлыклары балыкчылар авылында йөз­ләгән кешегә җитәрлек зур казаннарда пешкән тәтешчә уханың тәмен татып, халыкка тәмле балык ашы әзерләделәр. Аларның ярдәмчеләре хуш исле үлән чәйләре пе­шерделәр, пироглар кис­теләр.

    Күңелләрне җилкендереп
    Яхшы кәеф, уңай хис-кичерешләр, күңелгә охшаган җырлар тыңлар өчен халык кич белән дә җыелды. Хәер, күңел ачулар көн буе дәвам итте. Полиция начальнигы Алексей Лобанов билгеләп үткәнчә, бу көнне тәртипсезлек кылган өчен бер протокол да төзелмәгән. Халык лаеклы һәм матур итеп ял итәргә өйрәнде.

    Ярты көнгә кадәр җыр-моң агылды, карты да, яше дә кушылып җырладылар, рәхәтләнеп биеделәр. Тәтешле Николай Сергеевның өченче ел рәттән шәһәргә ясаган юмарт бүләген карап, барсы да хозурландылар. Һәм менә бәйрәмне онытылмаслык, искитәрлек итүче могҗиза - күк йөзендә төрле төстәге утлар балкышы сибелде, алар матур бизәкләр ясап һавага таралды. Әкият әле башлана гына. Бәйрәмең белән, яраткан шәһәрем! Яктылык һәм шатлыктан балкы! Иминлектә һәм җитешлектә яшә!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: