Сөтчелек тармагы үсешенә ышанычлы адымнар ясыйлар
Тәтеш районында ел саен авыл хуҗалыгында яңа объектлар төзелә
(Тәтеш, 25 февраль, “Тәтеш таңнары”).
Без “Татарстан” авыл хуҗалыгы җитәкчесе Айрат Халитов озатып йөрүендә биредәге товарлыклы-сөтчелек фермасында булдык.
– Күптән түгел генә, декабрьдә, гомуми мәйданы 2240 квадрат метрлы бозаулар фермасын сафка бастырдык, – дип хәбәр итте ул, без терлекчелек бинасына якынлашканда. – Монда әлегә Даниядән кайтартылган 100 тана асрала, тагын 300не кайтарту ниятләнә. Боларның барысы да савым терлекчелегенең киләчәк үсеше өчен эшләнә. Бозаулар фермасында бозауларны алты айдан алып үстерүнең тулы бер дәвамлылыгы каралган. Аннары алар башка бинага, сыерлар абзарына күчереләләр.
Бозаулар фермасында йөргәндә без аның шулхәтле уңайлы һәм якты булуын үзебез күрдек. Биредә автомат тирес чыгару җайланмасы эшли, ул һәр ярты сәгать саен биналарны чистартып тора, җылытыла торган су эчү җайланмалары урнаштырылган. Малларның кайберләре азык ашый, тоз ялый, беришләре автомат кашыну җайланмасына кереп басып торалар.
Бозау фермасы территориясенә 6 видеокамера: дүртесе эчке һәм икесе тышкы якка урнаштырылган. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә барлыгы 41 камера эшли, бу объектларны саклау һәм биналарның эчке торышын күзәтеп тору мөмкинлеген бирә.
– Көтүлекне яңадан җитештерү белән алга таба үзебез шөгыльләнәчәкбез, – дип уртаклашты Айрат Рәис улы. – Таналарга ясалма орлыкландыру кулланыла, квалификацияле белгечләр сыерларның буазлыгына УЗИ-диагностика ясыйлар, бу буазлыкны гына билгеләп калмыйча, шулай ук төрле авыруларны да ачыкларга мөмкинлек бирә.
Вазифасында 20 елдан күбрәк эшләүче ферма мөдире Сәлим Бускин да производствода шактый үзгәрешләр булуын билгеләп үтә.
– Бездә яңа технологияләр кулланыла, күп сөт бирә торган голштин токымлы сыерлар белән савым көтүлеген яңарту бара, бу продукцияне арттыру өчен кирәк, – ди ул. – Яңа бозаулар фермасына нибары бер терлекче һәм ике эшче хезмәт күрсәтә. Буаз таналар хәстәрен кайгыртабыз. Артымны көтәчәкбез. Узган елны сыерлар өчен яңа абзар һәм сөт блогы белән саву залы төзелде, берьюлы 40 сыер савыла. Тук кышлату өчен силос-сенажга яңа траншея җиһазландырылды. Терлекләргә азык мулдан, баланслы ашату рационы кулланыла.
“Татарстан”да ирешелгәннәр белән тукталып калмыйлар, 960 квадрат метр мәйданда азык үзәге төзү өчен нигезе салып куелган.
– Тимер каркас торгызачакбыз, диварлар яртылаш бетоннан һәм яртылаш профнастилдан булачак, – дип хәбәр итте хуҗалык җитәкчесе. – Азык үзәге өчен җайланма инде сатып алынды, быел ул сафка басачак, бу, һичшиксез, савым терлекчелегенең продуктлылыгына тагын бер этәргеч булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев