Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спорт – үзеңә ышаныч бүләк итә

Тәтештәге ирекле көрәш мәктәбе район һәм респуб­лика чикләреннән ары да билгеле.

(Тәтеш, 24 февраль, “Тәтеш таңнары”, Алинә Нуриева, автор фотосы). Безнең спортчылар хәтта дөньякүләм дәрәҗәдәге ярышларда Мактау пьедес­талы баскычына күтәрелә. Көрәшчеләрне талантлы тре­нерлар әзерли. Александр Яковлев – шуларның берсе.

Александр Алексеевич Тәтешкә Ульян өлкәсеннән килә. “Мин үзем ирекле көрәш белән дүртенче сыйныфтан шөгыльләнә башладым, – дип уртаклаша ул. – Идел буе Федераль округы, Россия Беренчелегендә һәм бөтенроссия турнирларында катнаштым, беренче урынны яуладым”. Чик буе  гаскәрләрендә хезмәт иткәннән соң ирекле көрәш мәктәбенә килдем һәм үземнең тренерыма спортчылар әзерләргә булыша башладым, ә аннан соң үзем дә төркем җыйдым. “Үземнең тормышны менә шулай тренерлык эшчәнлеге белән бәйләдем, инде гомерлеккә, дип уйлыйм”, – ди профессионал. Тәтешнең ирекле көрәш мәктәбенә нигез салган Сәгыйть Ибраһимов нинди дәлилләр китергәндер, әмма аңа Александр Яковлевны Олы Нагаткинодан Тәтешкә күченергә һәм “Аю” көрәш клубында эшләргә күндерә алган. Клуб залы көн саен диярлек төрле яшьтәге, спорт югарылыкларына ирешергә күзләре очкынланып торган балалар белән тулыланган, шуңа да ике тренерга да эш җитәрлек булган. 

“Мин кайбер балаларның спорт белән шөгыльләнергә теләмәвенә кайвакытларда гаҗәпләнәм. Барысы да бөек спортчы була алмый, әмма көрәш, теләсә нинди очракта да яхшы физик әзерлек бирә, кеше үзенә ышанычлы, игътибарлы, килеп туган хәлне бәяли һәм дөрес карарлар кабул итә белү осталыгына ия була, – дип саный Александр Алексеевич. – Әле тагын ирекне, фикерне үзгәртә, холыкны чыныктыра”.
Тәтеш тренерының шәкертләре әйтүенчә, аның педагогия осталыгыннан тыш, яхшы сыйфатлары – бу мәрхәмәтлелек, сабырлык, авыр чакта ярдәм итү – чөнки җиңүләр җиңелүләрсез булмый.

Узган ел тренер өчен якты вакыйгалар: кызы туу (“Һичшиксез көрәшче булачак!” – ди бәхетле ата) һәм Олы Нагаткинода чик буе сугышчыларына һәйкәл ачу белән әһәмиятле булган, аны урнаштыруга ул үзенең дә өлешен керткән. Александр Яковлевның агымдагы елга үз планнары: шәкертләренең сәламәтлеген ныгыту буенча эшләрне дәвам итү, аларны тулаем физик әзерлекләрен яхшырту, күнегүләрне югары дәрәҗәгә җиткерү, ярышларда катнашу. Максатлар шулай ук бар – нәтиҗәсе, ягъни шәкертләренең җиңүләре.

Тренер өчен көрәш тәмамлангач хөкемдарның көрәшченең ку­лын өскә күтәрүеннән, Тәтештән җиңүченең фа­ми­лия­се бөтен залга яңгыравыннан да күңелле берни юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев