Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Стенд территориясендә эшләр бара

Ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында стендка ату буенча Россия команда чемпионаты, стендка ату буенча Бөтенроссия ярышлары узар алдыннан Тәтешнең стендка ату мәктәбе территориясендә ­ремонт һәм төзелеш эшләре бара.

(Тәтеш, 4 февраль, “Тәтеш таңнары”, Мария Храмова). Ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында стендка ату буенча Россия команда чемпионаты, стендка ату буенча Бөтенроссия ярышлары узар алдыннан Тәтешнең стендка ату мәктәбе территориясендә ­ремонт һәм төзелеш эшләре бара.

– Стендка ату – ­олим­пия спорт төре, аның ка­­гый­дәләре даими үзгә­реп тора, җайлан­маларны һәм базаны яңа стандартларга туры китерергә, алар ни­гезендә тиешенчә урнаштырырга кирәк. Мәк­тәбебезгә ­нигез салган Солтан Яруллин җитәк­челек иткәндә төзелгән будканы хәзерге вакытта сүтү башланды. Дүрт мәй­дан­чыкка капиталь ремонт ясау каралган: шуның икесен – сүтү һәм яңадан төзү көтә, икесенә  косметик ремонт ясалачак. Спортчылар карамагында стендка ату өчен билгеләнгән стандарт­ларга туры килә торган алты мәйданчык булачак.

2014 елда административ бинага капиталь ремонт ясалды. Ярдәмчел биналар ремонтланачак, электр комму­никация­ләрен алыштырачакбыз.
Хәзерге вакытта, ни­гез­дә, сүтү эшләре белән шө­гыльләнәбез, техника бар, эшчеләр җитәрлек, зарурилык булганда материал китерелә. Объект­лар тө­зе­лешеннән һәм ремонтланганнан соң, ян­әшә­дәге территорияне тө­зекләндерәчәк­без, киләчәктә брусчатка, юллар салыначак, – дип уртаклашты Тәтеш­нең стендка ату мәк­тә­бе директоры Андрей ­Кушагин.

фотоны  Тәтешнең стендка ату мәктәбе тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев