Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Табиб амбулаториясе, юл һәм ФАП авыл кешеләре өчен яңа ел бүләге булды

Тәтеш районында 2021 ел башланыр алдыннан берьюлы өч мөһим объект файдалануга тапшырылды.

(Тәтеш, 13 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Яңа ел алдыннан Олы Шә­мәк­тә – модульле табиб амбулаториясе, Зеленовкада – юл, Бессоновода ФАП ачылды.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин объектларны тантаналы ачу чараларында ­катнаштылар.

Медицина объектлары аеруча да мөһим
Олы Шәмәк авылында узган елны республика программасы буенча төзелгән модульле табиб амбулаториясе Тәтеш районының якын-тирәдәге 9 торак пунктында яшәүче 1700дән күбрәк кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Элек медицина учреждениесе авыл читендә урнашкан булган, бу өлкәннәр­гә уңайсызлыклар тудырган. Яңа амбулатория Олы Шәмәк үзәгендә урнашкан. “Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә авылыбызда яшәү­челәргә Яңа ел алдыннан матур бүләк – амбулатория файдалануга тапшырылды”, – диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов. 

Әгъзам Гобәйдуллин әй­тү­енчә, Тәтеш районында соңгы 6 елда яңа объектлар тапшыру матур гадәткә керде. Бердәнбер модульле амбулаториянең тиз арада төзелүе бик сөендерә. “Барлык объектлар мөһим, шулай да медицина объектлары – аеруча да”, – дип билгеләп үтте Әгъзам Самат  улы. 

Яңа табиб ­амбулаториясе барлык заманча таләпләргә җавап бирерлек итеп төзелгән, медицина җиһазлары һәм җай­ланмалары белән тулыландырылган, процедура, фельд­шер, акушерлык бүлмәләре, авырулар өчен көтеп тору урыны, ­санитар һәм хуҗалык бүлмәләре бар. Тирә-юнь территория тө­зекләндерелгән, янәшәдә кичектергесез ярдәм машинасы өчен томалаулы тукталыш урыны да ясалган.

Юлчылар иртәдән кичкә кадәр эшләделәр
Зеленовкада яшәүче­ләрдә үткән ел шатлыклы вакыйга – рес­публика программасы буенча төзелгән, күптән көтелгән машина юлын файдалануга тапшыру белән хәтерләрендә ­уелып калачак. 

“Районыбызда якын ­арада юллар белән булган барлык мәсьәләләрне хәл итәрбез дип өметләнәм. Юл – ул тормыш. Зеленовкага үтеп кереп булмый иде. Без гражданнар җыенында булган чакта, кешеләр бу проб­лема турында әйткән иделәр”, – дип мөрәҗәгать итте Зеленовкада яшәүчеләргә район башлыгы Рәмис Сафиуллов. “Без югары максатлар һәм бурычлар куябыз, әмма яшәеш сыйфатын арттырмыйча торып уңышка ирешеп булмый. Бүгенге көндә күп авылларда ФАПлар һәм сәүдә нокталары, мәктәпләр һәм китапханәләр бар. Тәтеш районында соңгы елларда инфраструктураны үс­терүгә, юллар төзелешенә зур игътибар бүлеп бирелә”, – диде Әгъзам Гобәйдуллин.  

“Юлчылар иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр эшләделәр, алар гаять зур эш башкардылар. Район башлыгы кабул итүендә без 2019 елның маенда булдык, ул 2020 елда юл булачак диде, үзенең вәгъдәсендә торды. Зеленовка урамнарында юллар төзелеше дәвам итсен иде диясе килә”, – диде авыл кешеләре исеменнән чыгыш ясаган Зеленовка авылында яшәүче ­Валерий Балмасов. 

Авылга ФАП кирәк булган
Бессоновода яшәүчеләрнең шатланыр өчен сәбәпләре бар: авылда республика программасы буенча төзелгән модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. “Бу авылга ФАП кирәк иде. Планда – кибет тө­зү”, – дип билгеләп үтте район башлыгы Рәмис Сафиуллов. “Респуб­лика программаларының гамәлдә булуы беренче чиратта кешеләр тормышының сыйфатын яхшыртуга юнәл­телгән”, – диде “Татарстан Республикасы муниципаль берәм­лекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев