Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Татар кызы” бәйгесе – милләт кызларының көзгесе

Тәтеш районын “Татар кызы-2020” бәйгесендә район башкарма ­комитеты бүлекләренең берсендәге әйдәп баручы белгеч Гөлдания Фәттахова тәкъдим итте.

(Тәтеш, 4 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Сәния Сәмигуллина). Тәтешнең район мәдәният йортында узган “Татар кызы-2020”  республика бәйгесенең зона этабында сәхнә түре халкыбызның күркәм бизәкләрен, киемнәрен һәм йолаларын яктырту үзәгенә әйләнде.
 
Кыскасы, анда ­Тә­теш, Апас, Буа, Лаеш Чүп­рәле ­районнарыннан катнашкан кызлар үз­ләренең сәләтләрен тагын бер кат сынап, гадел жюри тарафыннан бәяләнделәр һәм ярымфиналга чыгу өчен ярыштылар. 

Милли киемнәр һәм аш-су осталыгын күрсәттеләр
Бәйгене ачып җибәргән җырчы сандугачыбыз Айзилә Нургалиеваның моңлы тавышы күңелләр­не җилкендереп, моң дәрь­ясында йөздерде. Алып баручы Рамилә Хәйбуллинаның канатлы сүзләреннән соң, сылу  туташларны күрәсе килү теләге артканнан-арта барды. 
Түземсезләнеп көткән минутлар да җитте. Кызлар җитди “сынауларын” йөз таныкламасыннан башлап җибәрделәр. Алар үзләре, тату гаиләләре хакында шигъри юллар аша сәнгатьле итеп сөйләделәр. Бу мизгелдә татар халкының милли киемнәре, чулпылары, укалы камзуллары, бала итәкле күл­мәкләре, чигүле чи­текләре, бизәкле калфак­лары никадәрле затлы, зәвыклы икәнлеге аерым-ачык күренде, һәр­кемдә соклану уятты, әниләрнең, әбиләрнең тормыш-көнкүрешен күз алдына китерде. Ә катнашучылар бер кашык су белән йотарлык, берсеннән-берсе сөйкемле һәм чибәр, чын татар кызлары. 
Шуннан соң алар иҗатны яратуларын, аш-су осталыкларын да күрсәттеләр. Ә инде милли киемнәре белән сәхнәне әйләнеп узганда итәгатьле туташлар хәтта ханбикәләр, Сөем­бикә һәм Әмирхан Еникиның “Хәят” повес­тындагы Хәят образын да хәтерләттеләр. Алар күз явын алырлык дәрәҗәдә гүзәл, горур, саф, тыйнак. Кызларның шулай ук гореф-гадәтләр, йолалар, татар ханлыгы турындагы сорауларга югалып калмыйча, төгәл җаваплар бирүләре сок­ландырды да, сөендерде дә. Алар хуҗабикәләргә хас аш-су осталыклары: как­лаган каз, чәк-чәк, камыр эчендәге үрдәк, вак төш пешерү серләре белән дә ихлас итеп ­уртаклаштылар.

Дулкынландыргыч мизгелләр
Районыбыз ­данын яклаган Гөлдания Фәт­тахова һәм Лаеш районыннан Гөлназ Мисалова бәйге нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйды. Шулай да жюриның искәрмә ясап, кызларның барысын да киләсе этапта катнашырга чакырырга дигән карарга килүе барысын да сөендерде.
Кызларны бүләкләгән “Ак калфак” төбәк оешмасы рәисе Кад­рия Идрисова  районыбыз адми­нистрациясенә, шулай ук “Ак калфак”ның җирле бүлек җитәкчесе Рима ­Сафиулловага, районның татар милли-мәдәни үзә­ге җитәкчесе Асия Иб­раһимовага районыбызда узган бәйгене югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен ихлас рәхмәт сүзләрен белдерде һәм районның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы вә­килләренә Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәй­хразиевтан Рәхмәт хатлары тапшырды.  

“Ак калфак”татар хатын-кызлары төбәк оешмасы рәисе, бәйгенең жюри рәисе 
Кадрия Идрисова:

– Тәтеш районында бәй­ге бик матур, бөртекләп, җентекләп оештырылган. Әле без бер генә районда да сигез иганәче белән мондый мәртәбәле бәйгенең үткәнен күргән булмады. Чынлап та, оештыра, халыкны җәлеп итә беләсез. Матур өлге күрсәткәнегез өчен рәхмәт. Тәтеш районында шулай ук “Ак калфак” оешмасы бик яхшы эшләп килә. Рима Гомәр кызы җитәкчелегендәге иҗтимагыйчылар: укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр һәм башка өлкәләрдә хезмәт кую­чыларның тырышып, чын күңелдән эшләүләрен билгеләп үтәсе килә. Тә­теш җирендә алар гореф-гадәтләрне, йолаларны яктырткан чаралар, очрашулар, кичәләр уздыралар. Бу шулай ук игътибарга һәм олы ихтирамга лаек. Бәйгегә килгәндә, финалга кем чыгасы әлегә билгеле түгел, шулай да сезнең һәркайсыгыз  моның өчен мөмкин кадәр тырышырга тиеш. Хыялларыгызны чынга ашырыгыз. Сез әле яшь, елмае­гыз, көлегез, йөзегездә нур балкысын.

“Татар кызы” бәйгесе дирекциясе башкарма директоры, жюри әгъзасы Гүзәлия Гыйниятуллина:
– “Татар кызы” бәйгесе – ул бәйге генә түгел, ул үзенә күрә аерым бер тормыш һәм анда билгеле бер шәхесне ачабыз. Тәтеш районы безне яхшы кабул итте. Рәхмәт.
“Һәр җиңү, алга бару сезгә көч, күңелегезгә ышаныч өстәсен. Үзе­гезгә максат куясыз икән, дәрәҗәгә ирешәсез дигән сүз”, – диде   ТРның атказанган артис­ты Инсаф Абдуллин кызларга уңышлар теләп.

 “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлек җитәкчесе Рима Сафиуллова:
– Катнашучыларның ­барысы да яхшы әзер­ләнгән, бик матур чыгыш ясадылар. 
Бәйгедә катнашучыларны район башлыгы исеменнән район башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Юрий Сиякин котлады һәм бүләкләр тапшырып, Татарстанда иң чибәр кызлар яши, дип ­ассызыклап үтте. 

“Әлеге бәйге турында күп­тән ишеткәнем, ярым ­финалларны, финалларны, катна­шучыларның чыгышларын караганым һәм сәхнәдә үземне катнашучы буларак күз алдына китергәнем булды. Миңа бәйгедә катнашырга әйткәч, бик шатланып ризалаштым. Җиңелләрдән булмады әлбәттә, шулай да туган якның күңелгә якын урыннары миңа дулкынлануны җиңәргә ярдәм итте, мин бит районны тәкъдим итәм, һәм әлбәттә инде үземнең остазларым – миңа бик нык булышкан, киңәшләрен биргән, минем өчен борчылган Сәлимә Сәлах кызы, Асия Заһир кызы, Румия Рәхимҗан кызының йөзенә кызыллык китерә­сем килмәде, аларга һәм әти-әниемә рәхмәт. Һәр көнне кичләрен эштән соң, тырышып әзер­ләндек.  Көндәшләр көчле булды, барысы да җиңүгә ­лаек­лар”, – дип уртаклашты Гөлдания Фәттахова.

Бәйгенең зона нә­ти­җәләре буенча, кат­на­шучыларның һәм оеш­тыручыларның барысына да бүләкләр тапшырылды.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X