Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

Рус Тат
Көн темасы

Татария әләме астында

Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы карары белән 1920 елның 27 маенда Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы оеша.

Укучыларыбызның күбесенең балачагы һәм яшьлеге ТАССРда уза, чөнки автономия шактый еллар эчендә бөек халыкның җиңүләрен һәм казанышларын туплап, үзенең эшчәнлеген бары тик 1990 елда гына туктата. Күп милләтле республиканың барлык елъязмасын район гәҗите битләренә сыйдырып бетереп булмас­тыр, мөгаен, әмма районыбыз үрнәгендә аның беренче адымнары турында сөйләү - бик мөмкин.
Бер гасыр элек диярлек монархия өязенә алмашка гади кешегә моңарчы таныш булмаган Тәтеш кантоны административ берәмлеге килә, бетерелгәнчегә кадәр ул үз эченә җиде волостьны ала: Балтай, Бики, Богородск, Кильдураз, Тәтеш, Шәмәк һәм Шонгатны.
Кәримулла Исмаев өяз башкарма комитетының беренче рәисе була. Ул Казан губернасы Тәтеш өязе Иске Кармалы (хәзер Кама Тамагы районы Олы Кармалы) авылында туган, Тәтеш рус-татар училищесын тәмамлаган. Әлеге уку йорты өяздә алдынгы идеяләрнең төп чыганагы булган. Бик тиздән ул инде Татсоюз идарәсе рәисе урынбасары вазифасын биләгән. "Мин республиканың уңышларына, ач сабый - күмәчкә шатлангандай, сөендем", - дигән Кәримулла Хөснулла улы.
1921 елда Идел буена коточкыч ачлык килә. Берничә ай үткәч, салым органнары кантонда 186813 кеше яшәргә тиеш дип санап чыгаралар, ләкин статистика мәгълүматлары буенча, халык әлеге исәпнең нибары өчтән ике өлеше генә булып чыга - 124046. Республика буенча беркай­чан да мондый югалтулар күзәтелми.
Автономия оешкан вакытта, аның территориясендә 2 миллион 892 мең кеше яшәгән. Шуның иң зур өлешен - 2 миллион 639 меңен - авыл халкы тәшкил иткән. Әлбәттә, яңа җирләр үзләштерү, коллектив хуҗалыкка берләшү таләп ителгән.
1920 еллар азагыннан Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы чын кадрлар чыныктыру урынына әйләнә. Коллективлаштыру чорында ул колхоз эшчәннәренең квалификацияләрен күтәрү татар өлкә мәктәбенә үзгәртеп корыла. Кантонда берсе артыннан берсе коллектив хуҗалыклар, яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр сыман торак пункт­лар төзелә. Алар исәбенә Победа, Кушкуй, Ивановка, Майовка, Максимовка, Красные дворики, Васильевка, Пищемар... керә.
Балыкчылык кәсебе һәм алай гына да түгел
Революциядән соңгы вакытлар хәлиткеч үзгәреш­ләрне бары тик авыл хуҗалыгы тармагына гына китерми. Автономия оешуның беренче елларында Тәтештә күпчелек предприятиеләр һәм оешмалар төзергә туры килә.
Ачлыктан тыш, Идел буе территориясендә холера эпидемиясе һәм тимгелле тиф котырына. Яшь белгечләр килү сәбәпле, районның сәламәтлек саклау өлкәсе шактый үзгәрешләр кичерә. Хастаханәдән аерылып чыгып, поликлиника мөстәкыйль структура була, соңрак рентген һәм электр белән дәвалау бүлмәләре оештырыла.
1921 елның декабрендә педагогия курслары техникум итеп үзгәртелә (хәзер гражданнарны яклау көллияте). Ун елдан соң уку йорты өч ел укыту планына күчерелә. Рус, татар һәм читтән торып уку бүлекләре эшли башлый. Боларның барысы да авылда квалификацияле кадрларның бик нык җитешмәвен әйтеп тора.
Людоговкадагы алпавыт Сазоновлар утарыннан алынган әйберләр беренчел фонд һәм музей ясау өчен нигез булып хезмәт итә. 1920 елның 11 июле аны ачуда рәсми дата булып исәпләнә.
Безнең шәһәр элек-­электән балык җитештерү белән дан тоткан. Коллективлаштыру әлеге тармакта үзенчәлекле башлангыч нокта була - 1929 елда Тәтеш балык заводы эшли башлый. Аның тарафыннан файдаланыла торган җирләр Иделнең уң як яры буенча Сөйки Югарылыгыннан алып Бессоновога кадәр сузыла, ә сул як буенча - Кабаний утравы каршысыннан алып Майнадагы Утка елгасына кадәр.
ТАССР үсүнең беренче ун елында районда кулланучылар җәмгыяте төзелә (райпо), аның эшчәнлеге беренче чиратта шәһәр һәм авыл арасында товар алмашуны арттыруга юнәлтелә, машина-трактор станция, ашлык сатып алу һәм эшкәртүне күздә тоткан Кредит товар җәмгыяте һәм башка оешмалар, предприятиеләр барлыкка килә. Егерменче ел башында "Авангард"ны башлап җибәрүчеләрнең берсе - "Красный луч" гәҗитенең беренче чыгарышы дөнья күрә. Ул атнага ике тапкыр чыккан.
Аңлаешлы сәбәпләр буенча, безгә Татар автономиясе барлыкка килгән вакыттагы кешеләрне табу насыйп булмады. Әмма, бәхеткә каршы, кызыллы-зәңгәрле әләмнәр астында күп милләтле рес­публика халыкның гадәттән тыш зур көче белән авыл хуҗалыгында, икътисадта, мәгарифтә, сәламәтлек саклауда таң калырлык нәтиҗәләргә ирешкән чак­ларны күргән шаһитлар әле калган. Татарстан бүгенге көндә дә әлеге традицияләрне дәвам иттерүче булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев