Тэтеш таңнары
  • Рус Тат
  • Татарстанның өстенлеге – авыл халкына булышу

    Район депутатлары 2011 ел нәтиҗәләрен һәм агымдагы елга бурычларны тикшерделәр.

    Район Советының киңәйтелгән XV утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы депутатлары, республика Президенты һәм Дәүләт Советы Аппаратларының җаваплы хезмәткәрләре катнаштылар. Райбашкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев отчет доклады белән чыкты.

    Совет, башкарма комитет эшенә җентекле анализда уңай моментлар да, шулай ук җирлек башлык­лары һәм депутатларның халык белән җитәрлек эшләмәүләре һәм кайбер авыл хуҗалыгы предприя­тиеләре җитәкчеләренең производство белән идарә итә белмәүләре нәтиҗә­сендә килеп чыккан проблемалар да билгеләп үтелде.

    Ел дәвамында гражданнарның район җитәкчелегенә һәм югары органнарга язмача мөрәҗәгатьләр саны арткан. Демография борчу тудыра, хезмәт базарындагы хәл киеренке булып кала (эшсезләр саны икътисадый актив халыкның 2,38 процентын - республика күрсәткеченнән ике тапкыр югары - тәшкил итә). Районда мәгарифтә оптимальләштерүгә бәйле барлык проблемалар да хәл ителмәгән (мисалга укучылар өчен автобус павильоннары булмавын китерергә кирәк). Хезмәткә яраклы кешеләр арасында үлү очраклары рес­публика күрсәткеченнән югары (8 процентка). Авыл хуҗалыгы производствосында терлекчелек элеккечә йомшак буыннарның берсе булып кала.

    Шулай да, тотрыклы, халыкның җитешлеген арттыруны күздә тотып эшләүче хезмәт коллективлары, кече һәм урта бизнес предприятиеләре дә бар. "2011-2013 елларга Тәтеш муниципаль районында җирле үзидарә органнарын мәгълүматлаштыру" Программасында актив катнашуны уңай яктан билгеләп үтәргә кирәк. Район муниципаль хезмәтләрне электрон яр­дәмендә тәкъдим иткәндә ведомствоара һәм бер дәрәҗәара хезмәттәшлеккә күчү буенча сынаулы проектка керде. Мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди һәм техник базасы ныгытылган. Милли мәдәниятне үстерүдә, туристлык бизнесын җәелдерү эшендә дә казанышлар бар. Район халкы шәхси ярдәмче хуҗалыкларын җәелдерү программасында актив катнаша, ун гаилә фермасы үсештә, тагын җидесе - оешып килә.

    2011 елда финанслауның барлык чыганаклары буенча 600 миллион сумга якын капитал салулар үзләштерелгән, шул исәптән 230 миллионнан артыгы - юл төзелеше буенча. 9,6 мең квадрат метр гомуми торак мәйданы файдалануга тапшырылган.

    Районда яшәүчеләр "Лизинг-грант" программасында катнашканнар, кече бизнесның сигез вәкиле сайлап алу конкурсын узган.

    Райбашкарма комитеты җитәкчесе төзелешкә, авыл хуҗалыгына, сәламәтлек саклауга, бизнесны үстерүгә кагылышлы кайбер җитди бурычларны билгеләде, барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләргә дисциплинаны һәм җавап­лылыкны көчәйтү зарурлыгын искәртте һәм барлык бурычларны, таләпләрне үтәгәндә генә без районны республикада алдынгылар сафына чыгара лачакбыз дип басым ясады.

    Фәрит Мөхәммәтшин башкарма комитет җитәкчесе докладына уңай бәя бирде. Әмма, районда маллар санының кискен кимүе кебек факт республика җитәкчелеген канәгатьләндерми. Тәтеш районы авыл хуҗалыгы производствосын икенче планга куя алмый, чөнки биредә сәнәгать тармагы юк.

    Федераль һәм республиканың хуплау программаларында актив катнашканда гына район икътисадын көчәйтергә мөмкин. Алар аз түгел. Республика парламенты башлыгы шуларның иң мөһимнәрен билгеләп үтте: йортларны капиталь ремонтлау, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны торак­лар белән тәэмин итү, мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын капиталь ремонтлау, Лизинг-грант, шәхси ярдәмче хуҗалык­ларны җәелдерү һәм башкалар. Аларның йогынтысын районыбыз кешеләре - ветераннар, тол калган солдат хатыннары, балалар, укытучылар, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үзләрендә дә тойдылар һәм рәхмәт белән кабул иттеләр.

    Республика Хөкүмәтенең матди ярдәме нәтиҗәсендә авыл халкы узган елларның катлаулы шартларында да терлек­ләрен саклый алды, хуҗалыкларын җәелдерүне дәвам итәләр. Барлык шушы мәсь­әләләрне хәл итү белән беррәттән, дип басым ясады Фәрит Хәйруллович, җирле халыкны саклап калу турында да кайгырту аеруча мөһим. Яшьләр авылдан китмәсен, үзләренең кече ватаннарында гаилә корып яшәсеннәр өчен бөтен шартларны тудырырга - мәктәпләрне капиталь ремонтлау һәм мәдәният йортлары төзү программалары шуңа юнәлтелгән. Балалар тууның артуына исәп тотып, диде ул, без ябылган башлангыч мәктәпләрне ачачакбыз. Республикада авыл хуҗа­лыгы производствосын үстерү сәясәте ныклы рельсларга куелган. Эшлекле кешеләр һәм эшнең яңа алымнары кирәк. Район һәм җирлек башлыклары шуның белән шөгыльләнәчәкләр.

    Безнең районга Фәрит Хәйруллович районны үстерү программасын эшләргә киңәш итте, аның максаты - җитештерүне җәелдерү, җирле халыкны саклап калу һәм биредә яшәүче халыкларның милли мәдәниятен үстерү.

    Фәрит Хәйруллович быелның 4 мартында илебез Президентын сайлаулар вакытында җавап­лылык күрсәтергә, һәм районга үзенең үсешендә зур адым ясарга булышлык итәрлек итеп, уйлап сайларга кирәк­леген искәртте.

    РS: Тәтешлеләр Фәрит Мөхәммәтшинга бездә морг төзү кирәклеге турындагы сорау (ул инде беренче тапкыр гына күтәрелми) бирелде микән дип кызыксына торганнардыр. Башкарма комитет җитәкчесе докладындагы юлларны шәрехләп, ул болай дип җавап бирде: объект 2012 елга капиталь төзелеш планына кертелгән дигән раслама бар.

    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: