Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы районның сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә һәм вете­раннарына мөрәҗәгать итә

18 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне.

(Тәтеш, 18 июнь, «Тәтеш таңнары»). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районның сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә һәм вете­раннарына мөрәҗәгать итә:

– Сәламәтлек – иң зур байлык, аңардан башка берәү дә бәхетле һәм матур итеп яши алмый. Сезгә хезмәтегез, эчкерсезлегегез, түзем һәм шәфкатьле булганыгыз өчен ихлас, олы рәхмәтемне белдерәм. Сезнең белемегез, тәҗрибәгез, хезмәтегезгә җаваплы мөнәсәбәтегез алга таба да кешеләрнең сәламәтлеген ныгытуга йогынты ясар дип ышанам.  Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга сәламәтлек, җитешлек, күңел тынычлыгы, киләчәккә ышаныч телим! Яшәү шатлыгы бүләк итүчеләрнең рәхмәтләре сезгә хезмәтегез өчен алыштыргысыз бүләк булсын иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев