Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы сәүдә хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

25 июль – Сәүдә хезмәткәрләре көне.!

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов сәүдә хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый:

– Хәзерге тормышта сәүдә –  икътисадның мөһим тармакларыннан берсе, җәмгыятьнең мул тормыш күрсәткече. Ул социаль тотрыклылыкны саклауга, азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә, яңа эш урыннары булдыруга ярдәм итә.

Тәтеш районында сәүдә өлкәсендә йөзләрчә кеше хезмәт куя. Сәүдә предприятиеләренең хезмәт коллективлары шәһәр һәм авыл халкын азык-төлек, сәнәгать товарлары белән тәэмин итә, хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен даими күтәрә.

Күп еллар хезмәт куйган һәм бүгенге көндә тәҗрибәле остаз булган тармак ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре белдерәм. Сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренә алга таба үсеш, ә хезмәткәрләргә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм алгарыш телим!

фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев