Тәтеш районы башлыгы төзелеш тармагы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә
13 август – Төзүче көне.
(Тәтеш, 13 август, «Тәтеш таңнары»). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов төзелеш тармагы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә:
– Төзүче – иң мактаулы һәм игелекле һөнәрләрнең берсе. Сезнең талантыгыз һәм осталыгыгыз ярдәмендә районыбызның торак пунктларының күренеше матурлана, юллар, сәнәгать предприятиеләре, торак йортлар төзелә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, хастаханәләр һәм башка социаль учреждениеләр төзекләндерелә. Һәм бу – тормыш бер урында гына тормауның, өметле проектларны тормышка ашыруның, шәһәр һәм районыбыз инфраструктурасы үсеш алуның иң яхшы күрсәткече.
Кешеләргә шатлык бүләк итә торган тырыш хезмәтегез өчен сезгә рәхмәт. Сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс көч-кодрәт, бәхет һәм барлык эшләрегездә уңышлар телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев