Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы хәрби-диңгез флоты хәрбиләрен һәм ветераннарын котлый

26 июль – Хәрби-диңгез флоты көне.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов хәрби-диңгез флоты хәрбиләрен һәм ветераннарын котлый:

– Хәрби-диңгез флоты Ватаныбызның горурлыгы, Россиянең диңгез чикләрендә илкүләм иминлек гаранты булып тора. Күп буын хәрби диңгезчеләрнең батырлыгы һәм кыюлыгы нәтиҗәсендә безнең ил бөек диңгез державасы данын яулады.

Легендар Андреев әләме астында кораблар Ватаныбызның диңгез чикләре иминлеген саклап, бөек һәм данлы традицияләрне дәвам итеп, катлаулы һәм җаваплы бурычларны уңышлы үтиләр.
Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында хәрби постта дәүләтебезнең илкүләм мәнфәгатьләрен яклаучыларга аерым рәхмәт.

 

Шунысы сөенечле, тәтешлеләр арасында Россиянең барлык флотларында хезмәт иткән ветераннар күп. Сезгә ватанпәрвәрлекнең югары идеалларына һәм сайлаган хезмәтегезгә тугрылыклы булганыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм!

Хәрби диңгезче исемен горурлык белән йөртүчеләргә нык сәламәтлек, Ватанга хезмәт итүдә уңышлар, бәхет һәм җитешлек телим!
фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев