Тәтештә 2023 елның 10 июнендә Сабан туе булачак
(Тәтеш, 10 июнь, “Тәтеш таңнары”).
Сабан туе программасы:
9 сәгать 30 минутта – авыл хуҗалыгы техникалары күргәзмәсе;
9 сәгать 30 минутта – милли йортларны карау;
10 сәгатьтә – мастер-класслар;
10 сәгатьтә – тантаналы ачылу, авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү, театральләштерелгән кереш бүлек;
10 сәгатьтә – балалар аттракционнары эшләячәк;
11 сәгатьтә – спорт ярышлары, татар-башкорт көрәше, колгага менү, бүрәнәдә капчык бәреп сугышу, көянтәгә сулы чиләкләр асып йөгерү һәм башка конкурслар;
11 сәгатьтә – Айгөл Закирҗанова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, “Идел” бию коллективы катнашында бәйрәм концерты;
11 сәгать 30 минутта – ат чабышы, вакытка карап машина тарту, “Тиз йөк ташучы” бәйгесе.
(Район башкарма комитеты мәгълүматлары буенча)
6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев