Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Техника – тулы әзерлектә

    Район хуҗалыкларында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген үзара тикшерү 4 апрельдән 10ына кадәр дәвам итәчәк.

    Ә хәзергә хуҗалык җитәкчеләре, баш белгеч­ләр семинар-киңәшмәләрдә бер-берләреннән җирдә эшләүнең иң яхшы тәҗ­рибәләрен үзләштерәләр. Льяш төбәгендә, мәсә­лән, күпчелек хуҗалыкларда - "Маяк", "Новая заря", "Нур", "Яңа юл"да техника кырга чыгарга әзер. Чираттагы семинар "Нур"да узды, анда 16 трактор, чәчү һәм туфрак эшкәртүче 20 техника, хезмәт күрсәтүче 4 машина бер сафка тезелгән иде. Шулар арасында - әле күптән түгел генә алынган куәтле 2 трактор, кукуруз һәм көнбагыш өчен төгәл чәчкеч, киң алымлы гидрофицацияле тырма, сызма культиватор һәм әйләндермә сабан.
    "Техниканы яңартмый торып, яхшы эшләп булмый", - дип саный "Нур" җитәкчесе Радик Нургалиев. Беренче нәүбәттә, хуҗалыкта чәчү мәйданнары структурасын оптималь күрсәткечкә җиткергәннәр. Агымдагы елда чәчүлекләр 4664 гектар билиячәк. Катлаулы минераль ашламалар сатып алу һәм кайтару дәвам итә. КамАЗлар ремонтлау тәмамланып килә. Чәчү вакытында ике сменада эшләү өчен хуҗалык кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән.
    Радик Нургалиев билге­ләп үткәнчә, азык базасы булдыруга зур игътибар бирелә. Бүгенге көндә һәр сыердан тәүлеклек уртача савым 17,9 килограмм тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда сөтне бер тоннага күбрәк сауганнар. Продукция күпләп җитештерелгәндә бәяләр турында да сүз алып барырга була, дип фикер йөртә җитәкче.
    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Хәкимов игътибарны район һәм республика дәрәҗәсе районның һәр хуҗалыгы, ул агрофирма, КФХмы, эшенә бәйле булуына юнәлтте, ә ахыргы нәтиҗәдә аларны субсидияләү җыйган баллар санына бәйле булачак. Авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Николай Кудряшов тиеш­ле мәйданнарда чәчү өчен борчак, кукуруз орлыклары җитешмәгән кайбер хуҗалыкларны билгеләп үтте. Районда азык культуралары мәйданнары җитәрлек, әмма күпләрендә үләннәр картайган (20 урынына 26 процент), шуңа да быелгы бурыч - кимендә 2,5 мең гектарда люцерна чәчәргә. Әйтеп үтелгәнчә, минераль ашламалар кайтаруны дәвам итәргә. Бүгенгә, көзен кертелгәннәр белән, тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә чәчүлекләрнең бер гектарына 49,8 килограмм туры килә, ә ул 80 кирәк. "Родина", "Волга" бюджет ярдәме белән чикләнгәннәр.
    "Яңа техника алуны да дәвам итәргә кирәк", - диде Ринат Хәкимов. "Нур", "Яңа юл", "Колос", "Новая заря", "Нива" паркларын яңарттылар.
    Язгы кыр эшләре оешкан төстә һәм бернинди проб­лемаларсыз үтсен өчен эшләүчеләрнең хезмәтләрен саклау, аларны махсус эш киемнәре һәм янгын сүндерү средстволары белән тәэмин итү турында кайгыртырга кирәк. АПК эшчәннәре профсоюзы рәисе Николай Артемьев киңәшмәдә шул хакта тулы итеп сөйләде.
    "Барлык авыл хуҗалыгы машиналары техник карау узарга тиеш", - дип искәртте дәүләт техник күзәтчелеге инспекторы Илдар Сәхауов һәм "Содружество", "Авангард"ны мисал итеп китерде, аларда булган техниканың 90 процентына эшкә яраклылык талоны бирелгән. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре алдына техника ремонтлауны 1 апрельгә төгәлләү һәм аны эшкә әзерлек хәленә китерү бурычы куелды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: