Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш районы Зур Әтрәч авылында “Шәфкать-Шәриф” бәйрәме булачак

    Борынгы Әтрәч җирендә "Шәфкать-Шәриф" бәйрәме быел 29 майда була.

    Зур Әтрәч археологларга, нумизматларга һәм эпиграфистларга яхшы таныш. Алтын Урданың акча сугу урыннарының берсе авылдан ерак түгел генә булган дигән юрама бар. Биредә кайчандыр төбәкнең сәүдә-икътисади үзәге - Болгар шәһәре Мең өйле Шонгаты урнашкан була. XIII гасырның ахырында XIVнең беренче яртысында сугылган күпсанлы табылдыклар шуны дәлилли.
    Татарстанда үзләренең "Алтын боҗра" проектын булдыру хыяллары чынга ашса, ул тарихи һәйкәлләр - Казан Кремле, Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеге, Тәтеш, Алабуга - бердәм туристлык комплексы белән берләшер иде. Тәтештә апрель ахырында булып үткән "Татарстан тарихында борынгы Шонгаты шәһәре" фәнни-гамәли конференциясендә дә шул хакта чыгышлар яңгырады. Анда мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, район башлыгы Рәмис Сафиуллов, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге рәисе Фәрит Мифтахов, Казандагы Тәтеш якташлыгы рәисе Харис Камалиев, шулай ук дин һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаштылар.
    "Әлеге территориядән әби-бабаларыбыз Европага заманча венгрларны күчереп йөртүләренә караганда, Тәтеш ягы тарихы VII гасырдан башлана дип уйлыйбыз. Бу шулай ук Венгриядәге хезмәттәшләребез тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча да раслана. Тәтеш - республикабыз­ның үзенчәлекле тарихи-мәдәни һәйкәлләр мирасы белән өйрәнелгән төбәкләр арасында иң борынгылардан санала. Мәдәният катламында биредә дүрт тарихи чор исәпләнә: Төрек каганаты, Идел Болгарстаны, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы", - дип белдерде Рафаил Хәкимов.
    Конференция барышында шулай ук Елена Миронованың "Тәтеш өяз шәһәре XIX гасырның икенче яртысында XXнең башында" монография­се тәкъдим ителде.
    Әтрәчлеләр үз тарихларына игътибар һәм олы ихтирам белән карыйлар. Педагог, "Шәфкать-Шәриф" татар милли-мәдәни бәйрәмен илһамландыручыларның берсе Мөнир Вәлиев ярты гомерен борынгы җирлекне өйрәнүгә багышлаган һәм үз акчасына "Әтрәч кенәзлеге" тарихы турында китап бастырган. Тәтеш ягының тарихи-мәдәни мирасын еракларга таныту һәм аңа туристларны җәлеп итү максатыннан, узган ел "Борынгы Болгар шәһәре "Шонгат"ны торгызу" фонды булдырылган.
    "Туган ягыбыз белән горурланабыз, - диде "Нур" ҖЧҖ җитәкчесе Радик Нургалиев. - Биредә без туып-үстек, яшибез, эшлибез, гаилә корабыз, балалар тәрбияләп үстерәбез. Безнең бурыч - тарихи мирасны киләсе буыннар өчен саклау".
    "Төбәкнең бай тарихын һәм тарихи-мәдәни мирасын саклаучы объектлар Тәтештә туризмны үстерү өчен зур мөмкинлек булып тора. Әлеге якның тарихы буенча тикшеренү эшләрен дәвам иттерүне без хуплаячакбыз һәм булышлык күрсәтәчәкбез", - дип ассызыклады район башлыгы Рәмис Сафиуллов.
    Бу көннәрдә борынгы Әтрәч җирендә ел саен үткәрелә торган традицион чарага әзерләнү эшләре киң күләмдә алып барыла. Мәртәбәле кунаклар килүе дә көтелә. Һәркем дә, милләтенә һәм нинди диндә булуына карамастан, тарихны саклап калу нигезенә үзеннән игелекле өлеш кертә ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: