Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Тәтештә Сабан туе

    Быел район Сабан туенда халык беркайчан да булмаганча күп иде.

    Һәм юкка түгел. Аны оештыручылар прог­рам­маны бай, тулы эчтәлекле итү өчен тырышканнар, ә шәһәрлеләр һәм авыл халкы аның югары дәрә­җәдә оештырылуын бил­геләп үттеләр. Ку­наклар да күп иде, шулардан - ТР Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Са­лихов, ТР Дәү­ләт Советы депутаты Вален­тина Ли­пужина, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үз­­гәртеп кору буенча урынбасары Николай Якушкин, ТР Президенты аппаратының дәүләт хезмәткәрләре эшләре буенча департамент җи­тәкчесе Александр Бе­лов, ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчеләре Тимур Әх­мәтвәлиев һәм Аркадий Семенычев, ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, ТР дәү­ләт техник күзәтчелеге идарәсе начальнигы Ра­дик Зыятдинов, рес­пуб­лика хәрби ко­миссары урынбасары Рөстәм Ан­даев, ТР "Сорт­семовощ" ҖЧҖ генераль директоры (Ка­зан шәһәрендә Тәтеш якташлыгы рәисе) Харис Камалиев һәм башкалар.

    Әгәр театр кием элге­ченнән башланса, без­нең Сабан туе бизәкле капкадан башланды. Аның аша узучылар туп-туры кунакчыл өй­ләргә килеп керделәр. Алданрак килүчеләр, шәһәр һәм район хал­кы, предприятиеләр ту­рында кыска, әмма эч­тәлекле итеп сөйләүче стендларны да күрергә өлгерделәр.

    Районда татарлар, рус­­лар, чуашлар һәм мор­дваларның ничек яшәүләре хакында мәдә­ният хезмәткәрләре, авыл активистлары, җир­лек башлыклары кыскача гына күрсәтеп алдылар.
    Татар йортында безнең кунаклар, аларны район башлыгы Валерий Чер­шинцев озатып йөрде, кызыгып китеп хуҗалар белән биеп тә алдылар, рус өендә аларның кү­ңелләрен шаян җыр­лар белән күтәрделәр, чуашларга кергәч, "Яз­мыш" кинофильмын ис­кә төшергән таган бе­лән кызыксындылар, ә мордваларда инде балык шулпасы өлгереп килә, ә хуҗалар кунакларны үзләренә җыр белән җә­леп иттеләр.

    Болар яшьләр өчен әки­яттәге рәсемнәр бу­лып күренсә, өлкән бу­ынга бала чагын искә төшерде: чабаталар, стенага элеп куелган ат дирбияләре, сиртмәле кое һәм яңа чабылган печән исе... Йортлар бер-береннән хуҗаларының милли киемнәре һәм тел­ләре белән генә аеры­лды, әм­ма: "Рәхим итегез, без сезне ипи-тоз белән каршы алабыз", - дигән сүзләр бар­лык телләрдә бер төрле яңгырады.

    Балалар өчен күңел ачу урыннары аеруча да күп иде. Таудан шуу, ка­ру­сельдә әйләнү, көймәдә йөрү, татлы мамык һәм тиктормас нәниләрне тагын башка бик күп уеннар җәлеп итте. Әниләре акча ян­чыкларын ачарга гы­на өлгерсеннәр, бары тик балаларга өстәмә белем бирү үзәге мәй­данында гына барсы да бушлай иде. Ә ак­тивлар призлар белән бүләкләнделәр.
    Сабан туеның төп мәй­даны да нык үз­гәргән. Бу юлы трибу­нада мәр­тәбәле кунак­лар гына түгел, ә кыр батырлары һәм бүләкләнергә лаек­лылар урын алганнар. Утыргычлар куел­ганлык­тан, мәйданның үзен дә тамашачылар чолгап ал­ган, анда тантаналы бү­ләкләүләр, соңыннан көрәш һәм спортның баш­ка төрләре узды.

    Сабан туе тамашалы ке­реш бүлеге белән баш­ланды - биредә чәчү дән, тырыш хезмәттән соң җырлап күңел ачу­лар да, көндәлек авыл мәшәкатьләре дә күрсә­телде. Чүл­мәк­челәр, ти­мерчеләр, итек­челәр үз һөнәрләрен беләләр, әмма үзенең хезмәт җиңүләре белән сөй­гә­ненең йөрәген яу­лый ал­ган авыл егете­нең саф мәхәббәте беркемне дә битараф калдырмады. Борынгы га­дәт-йо­ла­лардан заманча тра­дицияләргә күчәбез, шуларның иң мөһиме - тыйнак кыр эшчәннәрен хөрмәтләү. Сабан туе бит ул - сабан бәйрәме.

    "Бүген без ветераннар, игенчеләр әйтүенчә, ки­ләчәккә планнар бил­гелибез. Киләсе уңышка ныклы нигез салып, аграрчылар үз планнарын үтәделәр. Сезнең хезмәт мактауга лаек. Терлекче­ләр дә бүгенге җитешлеккә үз өлешләрен кертте­ләр", - диде, котлау сүзендә Валерий Чер­шинцев, районда про­изводствоның үсе­шенә ышаныч һәм ветераннар­га рәхмәт белдереп.
    Сабан туе флагы күтә­релде. Бу хокук быелгы язгы чәчү батыры Рәмис Котлымәтовка һәм был­тыргы көрәш батыры (18 яшькә кадәрге) Тимур Меркиязовка бирелде.

    Авыл хуҗалыгы произ­водствосының күп кенә алдынгылары район бү­ләкләренә лаек бул­дылар. Республика ал­дындагы аерым хез­мәтләре өчен меха­ни­заторлар Юрий Зу­бов ("Авангард") һәм Алексей Ещиганов ("Нива"), "Ко­лос" ҖЧҖ баш инженеры Юрий Мешков ТР Ми­нистрлар Кабине­тының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

    Баш инженерлардан Геннадий Пугачев ("Аванград") һәм Борис Кузнецов ("Новый путь"),­ ремонт мастерское мө­дире Анатолий Кама­ев ("Содружество"), "Та­тар­стан" агрофирмасы" ҖЧҖ баш бухгалтеры Фәһимә Фәт­куллина, "Агро-Союз" ҖЧҖ ди­ректоры Сергей По­лянских, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча өл­кән белгече Мария Гор­буновалар ТР Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек ми­нистрлыгының Мактау грамоталары белән бү­ләкләнделәр.

    "Башак" ҖЧҖ механиза­торы Ка­дыйр Юнысов, "Родина" агрофирмасы" ҖЧҖ терлекчесе Алек­сандр Исаев, "С. М. Казаков" КФХ механи­заторы Аркадий Бех­тин, "Содружество" ҖЧҖ ме­ха­низаторы Сергей Авва­кумов, "Яңа юл" ҖЧҖ сыер савучысы Илсөя­ Әхмәдуллиналарның хезмәтләре ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәтләре белән билгеләп үтелде.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Евгений­ Кур­ковка "Татарстан Рес­публикасының атказан­ган авыл хуҗалы­гы хезмәткәре" билгесе тап­шырылды.
    Чәчү йомгаклары буенча район авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында хезмәт көндәш­легендә "Колос" агрофирмасы" ҖЧҖ алдын­гы дип танылды. Рәмис Котлымәтов ("Колос"), Николай Казаев ("Тетюшское" УПХ), Аркадий Бехтин ("С. М. Казаков" КФХ) "Язгы чәчү батыры" ди­гән мактаулы исемгә лаек булдылар.
    Сергей Филатов ("Сод­ружество"), Әх­мәт Саттаров ("Пара­диз"), Наил Нигъ­мәтуллиннарның ("Новая заря") чәчү комплекслары иң яхшылар дип танылдылар.

    Котлаулар, алкышлар, бү­ләкләр - бу дистәләгән механизаторлар, авыл хуҗалыгы белгечләре, шоферлар, терлекчеләр, яраткан эшләренә 35-50 ел гомерләрен багыш­лаган хезмәт ветеранна­ры һәм, әлбәттә, кырлар­да һәм фермалар­да эшләрне оештыра бел­гән хуҗалык җитәк­че­ләре кичергән күңелле минутлар. Аларның бү­ләкләренә якташлары да ихластан сөенделәр, чөнки боларның һәркай­сы артында киеренке,­ ә иң мөһиме, район­ хакы­на нәтиҗәле хезмәт ята. Районның һәм аның халкының җитеш­ле­ге шул уңышлардан туп­лана.

    Сабан туеның концерт мәйданы да халык белән шыплап тулган. Районның иң сәләтле коллективлары, җырчылары тамашачыларны сөендерделәр. Өч сәгатьлек програм­мада 70тән артык кеше чыгыш ясарга өлгерде. Артист­лар бәйрәмчә кә­еф бү­ләк итеп, һәркемнең кү­ңелен күтәрделәр, янә­шәдән узып бару­чылар да туктап тыңла­дылар, дәртле көйгә кушылып биеделәр.
    Бәйрәмнең спорт өлеше дә киң колач белән узды.

    Ипподромда ат чабыш­ларын кызыксынып кү­зәттеләр. Быел ярышта­ 44 юртак катнашты. Бу алдагы елларга караганда рекорд­ (былтыр - 14). Шуңа да күпсанлы җан­атарларның һә­вәс­ләнеп кычкырулары, көч биреп сызгырулары аңлашыла. Дүрт но­минациядә көч сынашучыларны халык­ара категорияле судья­ Вадим Марков һәм бәй­геләрнең баш судьясы Рәмис Гарипов гадел бәя бирү өчен, катгый күзәтчелек итте. Җирле токымлы атлар арасында "Колос" ҖЧҖдан "Казбек" (җайдагы Владимир Яковлев) призер­ булды. Буалылар аргама­гын узарга дип ярсып чапкан "Буян"ны тамаша­чылар аеруча яратып кү­зәттеләр һәм ул финишка өченче булып килде, бу чабышкы "Татарстан" ҖЧҖдан һәм аны Вадим Кормаков иярләгән иде. Чиста һәм ярым чис­та токымлы аргамаклар арасында җайдагы Юрий Исаков булган "Красотка"­ ("Колос") - җиңүче. Буалылар­ икенче позицияне­ бир­мәделәр. "Нива"дан "Атлантик-Сит" (җайдагы Раил Мөхәм­мәтҗанов) өченче призер булды. Елгыр юр­так­лар арасындагы узыш­та "Нива"дан "Сахалин" (җайдагы Альберт Хамбиков) җиңел һәм матур гына җиңүгә иреште. "Абдуллин" КФХ­дан Сергей Кузьмичев иярләгән "Комбинатор" аңардан аз гына калышты. Җайдагы Юрий Кузьмин булган "Зачет" ("Колос") финиш сызыгын өченче булып узды.

    Күмәкләп ял итәргә яратучылар төрле ярышларда - кул көрәштерү, ядрә этәрү, мини-футбол, гер күтәрү, волейбол, шашка һәм шахматта үзләренең көчле, җитез һәм зирәк булуларын күрсәттеләр.

    Спортчылар өчен яшь аермасы да, кайда яшәү­ләре дә чикләнмәде: Буа, Ульян, Казан, Чуашия кунаклары һәм якташларыбыз тигез шартларда ярыштылар, чөнки Сабан туе - ул уртак бәйрәм. Тамашачылар көч биреп торганлыктан, катнашучылар, җиңүнең кулдан ычкынганын тойган мизгелдә дә, соңгы көчләренә кадәр тырыштылар, беренче булу өчен барсын да эшләделәр һәм җиңүчеләр лаеклы бүләкләрен дә алдылар.

    80 килограммга кадәрге авырлыкта гер күтәрү буенча 1нче урынны алган Иван Угаров (Богдашкино), бәйгедә призга түгел, ә үз көчен сынап карау һәм аның өчен җан атып торган әтисен сөендерү өчен катнашкан.

    Шулай да бәйрәмдә һәркемнең игътибарын җәлеп иткән спорт вакыйгасы ул, әлбәттә, милли көрәш булды. Әле төп призы нәрсә бит! "Керамресурс" ҖЧҖ тарафыннан бирелгән Ла­да Гранта автомобиле. Аның өчен бил алышырга теләүчеләр дә, көч биреп торучылар да күп булды. Кайвакыт, хис-тойгыла­рын йөгәнли алмыйча, алар хөкемдарларга да, көрәшчеләргә дә ки­сә­түләр ясадылар, көн­дәшен матур һәм дө­рес итеп ар­ка­сына салучыларны­ алкышладылар.

    Һәм менә җиңүчеләр ачыкланды. Ветераннар­ арасында тәтешле Назыйм Фәхретдинов беренче булды. Авыл хуҗалыгы техникумы студенты Зөбәер Эсселаев (рәсемдә), ул үзенең уку йортындагы Сабан туенда икенче булган иде, ышанычлы җиңүгә ирешеп, район Сабан туенда беренчелекне алды һәм яңа скутерда китеп барды.
    Финалда, узган елдагы кебек, иң көчле ике көрәшче - Олы Тарханнан Ленар Давкаев һәм тәтешле Владислав Степанов очрашты. Үлчәү авырлыгына бәйсез рә­вештә баш батыр исеме өчен көрәш һәрвакыт үзенә тартып тора торган мавыктыргыч була. Һәм менә ул - җиңү! Ленар Сабан туеның абсолют батыры булды. Җиңү өчен көрәш җи­ңел бирелмәде. Дуслары, туганнары аны күккә чөйделәр, ә ул үзе егетләрчә булдыклылыгы өчен Лада Гранта ачкычы алды һәм чия төсендәге машинаның хәзер инде үзенеке икәнлеген аңлап та җиткермәде, бугай. Бары тик тәтешлеләр исеменнән барлык оештыручыларга рәхмәт кенә әйтәсе кала.

    (Батыр хакында тулырак итеп газетаның киләсе санында укырсыз).


    Рәсемдә: быелгы абсолют батыр Ленар Давкаев, райбашкарма комитеты җитәкчесе Радик Нургалиев һәм генераль иганәче "КерамРесурс" ҖЧҖ вәкиле Олег Ушаков.

    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: