Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш районы терлекчеләренең төп бурычы – фермаларның продуктлылыгын арттыру

    Кышлатуның киеренке чоры бара. Ун айлык йомгаклары районның күпчелек хуҗалыкларында терлекчелек тармагы продукцияләренең, аларның һәркайсында үсеш мөмкинлекләре булса да, кимүгә таба баруын күрсәтте. Хәлне һәр терлекчелек коллективының тырыш хезмәте, белгечләрнең һәм хуҗалык җитәкчеләренең оста эш итүе белән генә төзәтергә мөмкин.

    Күптән түгел баланс комиссиясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашында ферма эшләренә, ул булырга өлгергән җентекле анализ ясалды. Барлык бишесендә дә - җитешсезлекләр бар, шулай ук продукция алу ны арттыру мөмкинлеге дә. Район башлыгы Рәмис Сафиулловның да карашы шундый: һәр хуҗалыкның үз үсеш планы булырга тиеш. Фермаларны үзгәртеп коруны, төзүне, продукцияләрне арттыруны, тармакның рентабельлелеген күтәрүне күздә тоткан үсеш.

    Фермаларда сөт үткәргечләр урнаштыру силос-сенаж траншеялары салу, булган сыер абзарларын үзгәртеп кору буенча максималь күләмдә рес­публика программасына керү бурычы куелды.
    Билгеләнгән чараларның барышына контрольлек итү максатларында иң түбән продуктлы фермаларда атна саен киңәшмәләр үткәрергә.

    Узган пәнҗешәмбедә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары "Родина"да булдылар. Тармакның бөтен нечкәлекләрен аңламаган кешегә дә сыерларның киңәшмә көнендәге кебек туйганчы ашатылмаулары һәм каралмаулары әллә кайдан күзгә ташлана, алар "зарлангандай" барсы да мөгрәп куйдылар. Хәер, хуҗалык җитәкчесе Алексей Афанасьев та кышлату авыр булачак, траншеядагы азык та, салам да, бөртек фуражы да аз әзерләнде, кадрлар белән дә проблемалар бар, диде.

    Сөт булмаса - хезмәт хакы да юк

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Евгений Курков узган атнага анализ ясады.

    Тәүлеклек савым буенча "Сафиуллов" КФХ, "Колос" һәм "Авангард" элеккечә алда баралар. Арттырасы урынга, тулай савымны "Парадиз" (-277 килограмм­га), "Содружество" (-133), "Маяк" (-48) киметтеләр. Шул ук вакытта "Тетюшское" АХП, "Ш. И. Хөсәенов" КФХ һәм "Нур" агрофирмасы тулай савымны арттырды.

    Коллективларның куелган бурычларны үтәүгә мөнәсәбәтләрен җитештерелгән продукциянең сыйфаты буенча да бәяләргә мөмкин. Узган атнада "Маяк" һәм "Новая заря"да сөтнең товарлылыгын киметтеләр, ә "Татарстан"да ул район буенча иң түбән булып калды - 75 процент (район буенча 87).

    Үрчем алу йөкләмәсе дә үтәлмичә кала бирә. Пландагы 20 бозау урынына 4не генә алган "Маяк", "Парадиз" (10 урынына 2) тәнкыйть ителде. "Авангард", "Новая заря", "Сафиуллов" КФХ һәм "Содружество" уңай бәяләнде.

    - Барлык фермаларда тәртип урнаштырырга мөмкин, шул исәптән Кече Шәмәктә дә, иң мөһиме продукция җитештерергә һәм сатарга, - дип билгеләп үтте Евгений Курков.
    Өстәвенә, аграрчылар продукциясенә ихтыяҗ зур, бәяләре дә җәлеп итәрлек. Үсә баручы хуҗалыкларның субсидия алу мөмкинлекләре бар.

    Киңәшмәдә әйтеп үтелгәнчә, продукция алуны арттыру өчен барлык технологик процессларны үтәү зарур, шулай ук терлекчеләргә эшләү өчен яхшы шартлар тудыру да мөһим. Совет чорындагы эш тәҗрибәсен куллану да гөнаһ булмас - терлекчеләрнең хезмәтен матди хуплау турында аларны тулы мәгълүматлар белән тәэмин итү, чәй эчү бүлмәсе булдыру, анда мәдәният, мәгариф, медицина хезмәткәрләре белән очрашулар оештыру, агымдагы эшләрен тикшерү - һәм без шундый ферманы таптык.

    Тәҗрибәләре җитәрлек

    "Авангард" ҖЧҖ фермасына төшке саву вакытында килдек. Сыерлар сөт үткәргечтән аккан тавышка тыныч кына силос ашыйлар.

    Сыер савучыларның һәркайсы 24-25 сыерга хезмәт күрсәтә. Ферма мөдире Сергей Тураев атна са­ен алар эшенә анализ ясый, ә айлык нәтиҗәләрне бухгалтерия бел­гечләре чыгаралар.
    Ферма буенча иң күп сөт бирүче сыер Надежда Шу­ба­кина группасында. Аның Кудряшкасы тәүле­генә 25 литрга кадәр бирә.

    "Элек сөтне чиләкләр белән ташый идек, - дип искә ала 30 еллык стажы булган сыер савучы Раиса Николаева. - Хәзер күпкә җиңел, чөнки сөт үткәргеч фермада гына түгел, җәйләүдә дә бар".
    Терлекче Александр Борисов көн саен ат белән малларга азык тарата, кардага салам җәя, сыерларны һавага чыгара. "13 елдан бирле эшлим, шуңа да хезмәт көнем җайга салынган, Марта гына сынатмасын", - ди ул үзенең җигүле атына күрсәтеп.

    Әлеге дус коллективының тәҗрибәсе зур. Алмаш сыер савучы Галина Федотова гына икенче елын эшли. "Тиз өйрәндем, киңәшләрен биреп торалар", - ди ул.

    Үрчем алуга зур игътибар бирелә. Орлыкландыру­чы Надежда Меньшова бу айда 17 бозау алулары белән уртаклашты, ки­ләчәккә дә өметләре зур.

    "Хезмәт хакыбыз лаеклы, вакытында алабыз, эш шартларыннан да канәгать", - дип уртаклашты Елена Зубова. Аны хезмәттәшләре дә хупладылар. Хуҗалык җитәкчесе Виктор Абрамов фермада көн саен була, аңа теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин, һәрвакыт булыша, диләр алар. Безнең "кызыл почмакта"гы кыска гына әңгәмәбез тәмамланды, һәм сыер савучылар үз маллары янына ашыктылар, аларга салам җәелгән һәм печәне булган кардага һавага чыгарга вакыт җиткән.

    Рәсемдә (сулдан уңга): "Авангард" ҖЧҖ сыер савучылары Елена Зубова, Галина Федотова, Надежда Шубакина, Раиса ­Николаева, орлыкландыручы Надежда Меньшова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: