Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш районында азык әзерләү тулы көченә бара

    Табигать үләннәрне яңгыр белән туендырды, кояш белән җылытты һәм бүген аграрийларның терлекләрне тук кышлатуны тәэмин итүдән дә мөһимрәк эшләре юк.

    Барлык азык урып-җыю техникасы кырда. Механизаторлар, белгечләр, аш пешерүчеләр, икътисадчылар, ә кайбер урыннарда терлекчелек тармагы эш­чәннәре дә яшел урак уңышына үз өлешләрен кертәләр.
    Тырыш хезмәтләре, туган җирне яратулары һәм һөнәрләренә тугрылыклы булганнары өчен бүген рәхмәт сүзләре әйтер кешеләр бар.
    Барысы да үз чираты белән
    "Содружество" ҖЧҖ кырларында тәүлек әйләнәсе техника гөрелди.
    Александр Морозов, Николай Ивлев иярләгән әйләнмәле чапкыч артын­нан тигез теземнәр ятып кала. Пресс-җыйгычта эшләүче Фәрит Галимов (рәсемдә), Дмитрий Заседателев һәм Сергей Савелькин кәкшегән печәнне төргәклиләр. Тәҗрибәле механизаторлар кырда тәүлегенә 120-150 төргәк ясыйлар.
    "Күңел биреп эшлибез. Техника сы­натмый, махсус киемнәр белән тәэмин ителдек, тәмле, туклыклы төшке һәм кичке ашны кырга алып киләләр, хезмәт хаклары яхшы, ә инде тырышсаң - премия дә бирәләр", - дип уртаклашты Фәрит Галимов.
    Печәнне кырда калдырырга юл куймаган Олег Кулумбетов үзенең МТЗ-82се белән аны Николай Ивлев һәм Валерий Маврин КамАЗына тиз генә төяп тә җибәрә.
    Ә ферма территориясендә аларны Николай Канаев белән Владимир Канашов зур эскертләргә өеп куялар.
    Хуҗалыкта азык культуралары биләгән мәйданнар шактый: күпьеллык үләннәр 770 гектарда, 339 - берь­еллыклар һәм 320 - силоска салына торган кукуруз, туклыклылыгы белән аерылып торган "Мыеклы азык" борчагы да бар.
    Күләме 500дән 2 мең тоннага кадәрге биш сенаж траншеясы да буш тормый, биредә тәүлегенә 200 тоннага кадәр сенаж салына.
    Сергей Кавин "МакДоне"да үләннәрне чабу белән шөгыльләнә, ә Фиргать Гомәров "Полесье"да аларны вак­лый. Владимир Захаров, Дмитрий Шалагин тракторларда, Евгений Нес­теров КамАЗда яшел азыкны базга ташыйлар һәм анда Николай Зотов Т-150 белән аны тыгызлап тора.
    "Күпьеллыкларны урып-җыюны бер атнадан төгәллибез, аннары берьеллык үләннәргә керешәчәкбез. Авыл хуҗалыгы эшләренең һәркайсын тиешле агротехник вакыт аралыгында, эзлекле рәвештә уздыру зарур, бары шул чакта гына нәтиҗәлелеккә ирешергә мөмкин. Азык белән эшләрне тәмамлагач, 10-15 июльдә бөртекле культураларны урып-җыюга керешәчәкбез", - диде хуҗалык җитәкчесе урынбасары Әхмәт Галәтдинов, планнары белән уртаклашып.
    Җәйнең бер көне ел туйдыра
    Яшел азыкны урып-җыюның беренче көннәреннән үк кайбер хуҗалыклар хезмәт оешканлыгы төгәл һәм механизаторларның үзләренең мөнәсәбәтләре ярдәмендә, кыш аена җитәрлек азык туплап калуны башкаларга карый тизрәк арттыра барып, алдынгылыкта аерылып торалар.
    Бер шартлы малга 10,6 центнер азык берәмлеге белән "Колос"та иң күп күләмдә азык әзерләделәр. Президент программасы буенча узган ел төзелгән яңа базга 2500 тонна сенаж салынган. Өстәвенә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре билгеләп үткәнчә, азык әзерләү һәм саклауның барлык технологияләре катгый үтәлә. Сенажны пленка белән томалап, өстенә салам җәйгәннәр.
    Районнан алынган мәгълүматлардан:
    "Район азык әзерләүчеләренең 9342 гектарда күпьеллык үләннәрне җыясы калган. Бүгенгесе көндә бу эшләр мәйданнарның 67 процентында үтәлгән - 6317 гектар. Шул исәптән 1887 тонна печән, 8368 тонна сенаж әзерләнгән. Бер шартлы малга 4,3 центнер азык берәмлеге туры килә".
    Азык сыйфатына бары тик кешеләр үзләре генә йогынты ясый ала: вакытында чабарга, әйләндереп чыгарга, билгеле бер дымлылыкта җыярга. Оста итеп тыгызларга һәм эшкәртергә. "Авангард"та мең тоннага якын сенаж әзерләделәр (7,8 центнер азык берәмлеге), 650 тонна - "Р. Г. Сафиуллова" КФХда (7,5).
    "Азык әзерләү технологиясе артыннан катгый күзәтәбез. Бер көндә 400шәр тонна сенаж салабыз. Терлекләр баш саны буенча күпме азык кирәклеген исәпләп, күпьеллыклардан 1600 тонна сенаж әзерләргә дигән бурыч куйдык, - ди "Р. Г. Сафиуллова" КФХның башкаручы директоры Илсур Мөхәммәтҗанов. - Берьеллык үләннәрдән тагын бер траншеяга сенаж салырга ниятлибез. Бер үк вакытта печән дә хәстәрләнә".
    Бу эшләрне хуҗалыктагы 3 КамАЗ һәм 3 трактор башкара. Җитәкче комбайнер Валерий Федотов һәм шоферлар Ришат Йосыпов белән Наил Шәйдуллиннарның тәҗрибәле булуларын, осталыкларын һәм тырышлыкларын билгеләп үтте.
    "Новая заря"да (100 тоннадан күбрәк), "Маяк"та (100 тоннага якын) печән хәстәрләү яхшы темпларда алып барыла. Ә "Авангард"та күпьеллык үләннәрнең беренче чабымын төгәллиләр, шулай ук эшчәннәргә дә хезмәт хаклары хисабына кирәкле күләмдә печән биреп, инде шәхси хуҗалыкларны да тәэмин иткәннәр.
    "Ветеринария күчмә лабораториясе әзерләнгән азыкларның сыйфатын көндәлек контрольдә тота. Дымлылык буенча, каротин күләме, салыну температурасы тиешле нормаларда булуын бәяләр өчен печән белән сенажны тикшереп торабыз", - дип уртаклашты районның баш ветеринария врачы Ирек Садриев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: