Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районында “Үсеш ноктасы” тагын бергә артты

Тәтештәге кадет мәктәп-интернаты базасында “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” ачылды.

(Тәтеш, 3 октябрь, “Тәтеш таңнары”).  Кадет мәктәп-интернаты районда цифрлы һәм гуманитар профильдәге белем бирү үзәге булган өченче уку йорты булачак.

“Үсеш ноктасы” бүгенге көндә Олы Тархан һәм Алабирде урта мәктәпләрендә уңышлы эшләп килә.

“2020 елда уку йор­ты­бызны уку ­барышын, өс­тәмә белемне һәм мәк­тәптән тыш эшне ка­милләштерергә исәп­лән­гән “Үсеш ноктасы” прог­раммасына керттеләр. Бүгенге көндә тормыш иминлеге нигезләре классы җайлаштырылган, информатика һәм шахмат буенча ял итү урыны өчен җиһазлар китергәнне кө­тәбез. Тормыш иминлеге нигезләре сыйныфында инде гамәли дәресләр бара. Кадетлар мәктәпкә китерелгән манекеннарда беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнә, бу киләчәктә аларга кешеләрне коткарган вакытта ярдәм итә алачак”, – дип сөйләде кадет мәктәп-интернаты директоры  Вил Нуруллин. Аның әйтүенчә, “Үсеш ноктасы”нда эшләячәк педагоглар ел дәвамында өйрәнүләр узганнар. “Әле­ге проект ярдәмендә кадетлар үзләренең бе­лемнәрен яхшырту өчен цифрлаштыруны файдаланырга өйрәнәчәк”, – диде район башкарма комитеты мәгариф бүлеге началь­нигы урынбасары Инна Лазарева кадет мәк­тәп-интернатында “Үсеш ноктасы”н эшләтеп җибәргән вакытта. 

Кадет Всеволод Черенков фикеренчә, әлеге үзәктә шөгыльләнүләр бары тик теоретик белемнәрне үзләштерергә генә тү­гел, шулай ук гамәли күнек­мәләрне өйрәнергә дә йогынты ясаячак. “Гамәли дәресләр вакытында үзең­нең хаталарыңны күрү һәм аларны төзәтү мөмкинлеге бар”, – дип уртаклашты ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X