Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтешлеләргә салкын тию яный

    Я анда, я монда "Апчехи!" дигән тавышлар ишетелә. Нәрсә бу, җиңелчә салкын тиюме яки грипп җиттеме? Ирина Селезнева

    Без аңлатма бирүне сорап Роспот­ребнадзор Идарәсенең Буа һәм Тәтеш районнары территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Олег Мазюкинга мөрәҗәгать иттек.
    - Салкыннар җитү белән өске сулыш юлларын вируслы ялкынсынудан (ОРВИ) саклау чаралары турында уйларга кирәк.
    Әлеге чир бер кешедән икенчесенә йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә һава-тамчы юлы белән күчә һәм 1-2 метр радиус­та тарала. Авыруны кешеләр күп җыелган урыннарда йоктырырга мөмкин. Күпчелек балалар һәм хроник авырулардан интегүчеләр (сулыш юллары, астма, йөрәк-кан тамырлары, шикәр диабеты, бөер чирләрен кертеп), картлар еш аврыйлар. Грипп катлаулануы (өзлегүләр) белән куркыныч: үпкә ярысы ялкынсыну, бронхит, ангина, отит, бавыр һәм башкалар. Грипптан һәм аның нәтиҗәләреннән котылу чарасы профилактика, вакцинация. Бу эш күбрәк сентябрь-октябрьдә үткәрелә.
    Прививканы яшәү урыны буенча теләсә кайсы поликлиникада ясатырга мөмкин. Шуны исегездә тотыгыз, чирне дәвалауга караганда бу гади дә, җиңелрәк тә.
    Үзәк район хастаханәсе баш табибы Алевтина Кәримова укучыларыбызга менә нәрсәләр киңәш итә.
    Аралашуны чикләгез
    ОРВИ белән чирләүче, башкаларга йоктырмас өчен, өйдә торырга тиеш. Бу чирне профилактикалауның иң нәтиҗәле алымы.
    Бүлмәләрне җилләтегез
    Вирус кисәкчекләре тузанлы, коры, җылы, җилләтелмәгән һавада активлыкларын сәгатьләр һәм тәүлекләр буе саклыйлар, ә салкынча, дымлы һавада тиз үләләр.
    Чисталык - сәламәтлек нигезе
    Бүлмәләрне дымлы чүпрәк белән ешрак җыештырыгыз, кулларыгызны юыгыз.
    Авыру йоктыруны ничек киметергә
    Барлык төр ОРВИдан гриппны гына вакцина ярдәмендә кисәтергә мөмкин. Калганнарында санап үтелгән саклык чаралары плюс авыруның аңлы тәртибе (башкаларны зарарламас өчен, борынны бәйләп йөрү, өйдә дәвалану) бик тә ярап куя.
    Салкын тидерү һәм грипп чоры җиткәндә, шулай ук авыру кеше белән аралашканнан соң вируска каршы препаратлар кулланырга киңәш итәм.
    Рәсми
    Экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм сани­та­р-­эпидемиологик хәл буенча район комиссиясе утырышында, аңа райбашкарма комитеты җи­тәкчесе Аркадий Семенычев рә­ислек итте, сүз гриппны профилактикалау чаралары турында барды.
    Гриппка каршы районга кайтарылган 6954 данә вакцинаның 1800е инде балаларга файдаланылган. Кайтарылган вакциналар һәм предприятиеләр средстволары хисабына прививка ясалырга тиешле эшләүчеләр категориясе дә билгеләнгән. Болар - медицина мәгариф, сәүдә, почта, полиция, АПК, мәктәпләр һәм рейс автобус­лары шоферлары, башка төр гражданнар. Сугыш ветераннарын да грипптан сак­лап калырга дип билгеләп үтелде. Коми­сс­ия карары контрольдә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: