Тәтештә Җиңү көненә Бәйрәм чаралары программасы
9 Май – Җиңү көне
(Тәтеш, 9 май, “Тәтеш таңнары”). Җиңү көненә Бәйрәм чаралары программасы
Сәгать 10да – тантаналы митинг (Дан Мемориалы);
Сәгать 11дә – “Җиңүле май!” дигән музыкаль-шигъри программа (үзәк китапханә бинасы янында);
Сәгать 11дә – шашка һәм шахмат ярышлары (үзәк парк);
15 сәгатьтә – район мәдәният йорты мәйданыннан Свердлов урамы буйлап Дан Мемориалына кадәр “Үлемсез полк” колоннасы йөреше;
15 сәгать 20 минутта – “Үлемсез полк” митингы (Дан Мемориалы);
19 сәгатьтә – “Сугыш еллары җырлары” дигән концерт программасы (үзәк стадион);
20 сәгатьтә – кичке күмәк бәйрәм (үзәк парк);
22 сәгатьтә – бәйрәм салюты.
Бәйрәм чаралары уңаеннан 9 майда 8 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр Свердлов һәм Ленин урамнары кисешкән урыннан алып Ленин – Горький урамнары чатына кадәр, 19 сәгатьтән Ленин – Горький урамыннан алып Ленин – К. Либкнехтка кадәрге участоклар ябылып торачак.
6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев