Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтештә күп катлы йортлар үзгәрә

    Тәтешлеләр өйләрне ремонтлау сыйфатыннан канәгать.

    Узган ел җиде йортта капиталь ремонт булган, шул максатларга 8 миллион 601 мең сум сарыф ителгән.
    "Быелгы программага 8 йорт керде, эшләрнең гомуми суммасы 10 миллион 340 мең сум тәшкил итә. Иң әһәмиятлесе һәм зур чыгым сорый торганы - фасадларны җылыту һәм тышлау, - дип хәбәр итте райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әхәт Фатыйхов. - Удельное Нечасовода 2 катлы йорт, шәһәрдә Камай урамында 15нче, Муса Җәлилдә 29нчы йортлар инде ремонтланды, хәзерге вакытта Муса Җәлил урамында 27нче йортта эшлиләр. Шунысы игътибарга лаек, Свердлов урамындагы 130нчы йорт мәрмәр керамика белән тышлана".
    Хәбәрчеләребез Муса Җәлилдәге 27нче йортка киттеләр. Биредә эш тулы куәткә бара: "ТетюшиЖилсервис" (җитәкчесе Рамил Гафуров) подряд оешмасы төзүчеләре йортны җылытып, металл сайдинг белән тышлыйлар.
    Ә биредә яшәүчеләр ишегалдында үзара ашык­мый гына сөйләшеп торалар: "Хөкүмәтебезнең кайгыртучанлыгы нә­тиҗәсендә без әлеге эшнең файдасын үзебездә тоябыз. Өч катлы йортыбызны тышлау һәм җылыту өчен 2 миллион 200 мең сум кирәк. Кап­ремонт өчен ай саен 5 процент кына түлибез, уртача 300 сумга якын. Бу әллә ни күп түгел", - диләр алар.
    Ремонт уңайсызлыклар тудырмыймы, дип кызык­сындык без. "Һич юк. Безнең йортка да чират җитүенә сөендек, аңа чирек гасыр бит инде", - дип җавап бирде Алексей Евграфов. МСОда эшләгән вакытта аны үзе төзегән булып чыкты. Әңгәмәгә хатыны Нина да кушылды: "Сөенәбез, чөнки йортыбызның тышкы ягы яхшыргач, газны да бәрәкәтле файдаланырбыз дип уйлыйм. Дөрес, аерым җылытуга күчкәч, болай да, алдагы елларга караганда, азрак түлибез, пенсионерларның һәр тиене исәптә бит".
    Әле ул узган ел ахырында подъезд стеналарын буяучыларны да мактап алды - эшне тиз һәм пөхтә башкардылар диде. "Ишекләребез дә, карагыз әле, яңа, металлдан - җылы һәм матур", - дип фикерләре белән уртак­лашты канәгать калган ханым. Аның аша тышта эшләгән борау тавышы да ишетелми. Андрей Мысин, тактадан эшләнгән төзелеш басмаларында ышанычлы баскан килеш, стена фасадын җылыта. Аның артыннан Сергей Фролов, Евгений Лавров һәм Сергей Костюковлар металл сайдинг табак­ларын беркетәләр, йортны тышлау өчен ул 900 квад­рат метрга якын кирәк икән. "Стенадан суыру торбалары чыгып тора, күпләренең спутниклы антенналары куелган, шуларга зарар китермәслек итеп эшләргә кирәк, - диде әңгәмә барышында бригадир Игорь Наумов. - Бу безнең беренче йорт кына түгел, инде бергә алты елга якын эшлибез, бер-беребезгә җайлаштык, эшебезне җиренә җиткереп башкарырга тырышабыз".
    Биредә яшәүчеләр яңартылган йортларының нинди булуына битараф түгелләр. "Тышлагыч сайдингның төсе ошамады, - дип фикерләре белән уртаклаша йорт буенча өлкән Наталья Дубкова. - Киңәштек тә үз вариантыбызны тәкъдим иттек: кат араларын, тәрәзә асларын үзгә төс белән ясарга булдык. Барсы да килешенелде, без канәгать".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: