Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтештә «Сөй телеңне, гасырлар буена сакла!» дип исемләнгән шигърият кичәсе булып узды

Чарада талантлы башкаручылар - шигърият сөючеләр һәм үзешчән шагыйрьләр катнашты.

(Тәтеш, 25 февраль, «Тәтеш таңнары»). 20 февраль көнне Тәтеш районы мәдәният йортында «Сөй телеңне, гасырлар буена сакла!» дип исемләнгән Халыкара туган тел көненә һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган шигърият кичәсе булып узды.

Чарада талантлы башкаручылар - шигърият сөючеләр һәм үзешчән шагыйрьләр катнашты.

Кичә рус, татар, чуаш һәм мордва телләрендә әдәби-музыкаль номерлардан торды. Һәр чыгыш, тамашачылар тарафыннан бик җылы бәяләнде. Барлык катнашучыларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

фото: tetushi.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев