Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе дә бар

"Яңа юл" ҖЧҖ - сөт савып алу буенча районда алдынгыларның берсе.
Соңгы ун ел эчендә бары былтыр гына сөт буенча уңай үсешне дәвам иттерә алмаганнар. Шулай да, артык кимүенә дә юл куймаганнар.
Ә быелгы кышлатуга әзерлек дәрәҗәсе башка елларга караганда шактый югары. Хуҗалыкта ел ярымлык азык запасы әзерләгәннәр. Бу яхшы күрсәткеч, чөнки биредә авыл хуҗалыгы җирләренең 100 гектарына илле баштан да артык терлек туры килә. Һәм, шунысы да мөһим, хуҗалыкта сөтне арттыруга булышлык итүче азык чөгендере запасы булдырганнар. Баш зоотехник Илшат Гобәев ул беренче кварталга җитәчәк дип саный.
Терлекчелек абзарларын ремонтлауга да акча кызганмаганнар, ике сыер абзарының берсенең түбәсен профнастил белән япканнар.
Башкарылган зур эшләр терлекләрнең продуктлылыгына уңай йогынты ясый. Савым декабрьдә үк арта башлаган. Ә бер сыердан тулаем сөт савып алу елына уртача 4851 килограмм тәшкил иткән. Бу 2010 елгыдан 2 процентка гына түбән.
Бүгенге көндә биредә һәр сыердан уртача 13 килограмм, былтыргыдан 2,2 килограммга күбрәк, савалар. Сөт сату күләме дә арткан, аңардан кергән көнлек табыш 27-28 мең сум тәшкил итә. Әлбәттә, биредә сыер савучыларның дус коллективының да өлеше зур, аларның уртача яше - 40 тирәсе.
Узган ел йомгаклары буенча Зөһрә Сафиуллина һәм Лиза Гаязовалар алда баралар, алар бишәр меңле чиккә якынлашканнар. Калганнары һәр сыердан дүрт мең килограммнан күбрәк сөт сауганнар. Шаһидә Әхмәтшина, Әлфирә Миңнегазиева, Гөлнара Хәсәнова, Илсөя Әхмәдуллина, Гүзәлия Хикмәтова, Гөлфирә Нотфуллиналар шундыйлардан. Алмаш сыер савучы Альбина Әминова да берничә ай эчендә коллективның үз кешесенә әйләнгән.
Фермада хезмәт җиңелләрдән түгел. Чөнки биредә сыерларны өч тапкыр саву технологиясе кулланыла, шунлыктан алар күп вакытларын фермада үткәрәләр. Малларны, әйтергә кирәк, туйганчы ашаталар. Буаз сыерларны пешерелгән арпа белән сыйлыйлар, ә яңа бозаулаган һәм күп сөт бирә торганнарына салатландырылган концентратлар бирәләр. Барсы да тырышып эшлиләр, шуңа нәтиҗәсе дә бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 гыйнвар 2021 - 14:48Тәтешнең яшь армиячеләре – киберспортта җиңделәр Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең яшь армиячеләр командасы киберспорт буенча “Яшь армияче челтәрдә” Бөтенроссия ярышларында икенче урынны яулады.2100
-
27 гыйнвар 2021 - 11:52Работникам АО «Транснефть - Прикамье» присвоили почетные звания Работникам АО «Транснефть - Прикамье» присвоены звания «Заслуженный нефтяник Республики Татарстан».2400
-
26 гыйнвар 2021 - 19:34Тәтеш аграрийлары “Колос”та 2021 елга районның агросәнәгать комплексы планнары һәм йөкләмәләре хакында фикер алыштылар “Колос” агрофирмасында булган семинарда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән язгы кыр эшләренә әзерлек барышы, терлекчелектәге үсеш нокталары анализланды.6900
-
26 гыйнвар 2021 - 17:28Олимпиада призерларын хөрмәтләделәр Олы Тархан мәктәбе директоры Расих Шагаев мәктәп укучыларының Бөтенроссия һәм Республика фән олимпиадаларының муниципаль этабында җиңүчеләрне һәм призерларны мәктәптә коймак белән чәй янына бер өстәлгә җыйды.5000
-
26 гыйнвар 2021 - 16:50Аның күңел юмартлыгы барысына да җиткән Римма Петровна Артемьева район мәгарифендә 40 елдан күбрәк эшләгән. Ул 1946 елның 1 сентябрендә Тәтеш районы Козловка авылында туган.5300
-
26 гыйнвар 2021 - 15:17Татарстан 2020 елда илкүләм проектларны тормышка ашыруда катнашкан Татарстан районнарындагы мәктәпләрдә спортзаллар ремонтланган, спорт объектлары һәм футбол кырлары төзелгән.7800
-
26 гыйнвар 2021 - 15:12Диспансеризация узыгыз Гәҗитебез битләрендә табиб киңәшен алу мөмкинлегегез бар. Язылып тормыйча, чиратларсыз гына табиб сезнең сорауларга җаваплар һәм киңәшләр бирәчәк.4900
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Сәламәтлек саклау хезмәтенә тәҗрибәле кешеләрне дә җәлеп итәчәкләр Торак мәсьәләсе хәл ителсә, башка сораулар да җайга салыныр.12400
-
25 гыйнвар 2021 - 10:11Ут безнең битарафлыкка түзеп тормый Республикада елның 20 көне эчендә 199 янгын сүндерелгән, 6 кеше зыян күргән, 20нең гомере өзелгән һәм 42се коткарып калынган.7400
-
25 гыйнвар 2021 - 08:02Онытылмас студент еллары Дүшәмбе көнне россиялеләр Татьяна көнен билгеләп үтә – бу студент елларындагы күңелле, хыялый вакытларны искә алу өчен матур сәбәп.12500
-
24 гыйнвар 2021 - 16:42Республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме күрсәтелә Җитештерүчеләргә ярдәм итү һәм тармакны үстерү өчен берничә субсидия бүлеп бирелә.14900
-
24 гыйнвар 2021 - 14:09Өлкән буын Университетында укулар башлана Укырга теләге булучыларга 2-57-69 телефоны буенча Тәтеш районы пенсия фондына яки 2-54-39 телефоны буенча мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.15600
-
24 гыйнвар 2021 - 12:12Китапханә үзенә тартып тора Жуково авылы китапханәчесе Ирина Малкина укучылар китапханәгә матур әдәбият алырга гына түгел, шулай ук аралашыр өчен дә килә дигән фикерен белдерә.8000
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
27 гыйнвар 2021 - 06:3827 гыйнвар – Сугышчан дан көнеБүген без Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград боҗрасын тулысынча юк итү көнен билгеләп үтәбез.4200
-
1 гыйнвар 2021 - 10:08137600
-
3 гыйнвар 2021 - 19:06Республикада болытлы һава торышы саклана, кар явачак Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.75300
-
4 гыйнвар 2021 - 06:52ТР ҮСКнең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр Хезмәтләрен хөрмәтләп47000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика