Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уңыш булсынга эшлиләр

Тәтеш районы фермаларында һәм кырларында эш кайный.

(Тәтеш, 19 май, “Тәтеш таңнары", Мария Храмова (автор фотосы) ). Тәтештә шушы көннәрдә ­тер­лекчелек мәсьәләләре буенча зо­на семинар­-ки­ңәшмә­се булды.

Авыл хуҗалыгы предприя­тиеләре җитәкчеләре Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов һәм Нәҗип Хаҗипов, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов белән берлектә сөт җитештерү,  баш санын саклап калу, көтүлекне арттыру,  сөт терлекчелеге һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.  

Тәтеш районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре – сабан культуралары чәчү буенча республиканың алдынгылар өчлегендә.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, май урталарына сабан культуралары 43800 гектар чәчелгән, бу планның 97 процентын тәшкил итә. Сабан ашлык­лары һәм бөртекле-кузак­лы культураларның планлы мәйданнарын чәчүне тәмамладылар.

Шикәр чөгендере, орлыкка горчица, берьеллык үләннәр чәчелгән. Рапс, көнбагыш,  силоска кукуруз чәчү тәмамланып килә.
Хуҗалыкларда капламасыз күпьеллык үләннәр чәчүгә керештеләр.
Һава торышы шартларының начар булуы аркасында көзге иген культураларының бер өлеше яраксызга чык­ты, аларны яңадан чәчү алып барыла.

Корылык нәтиҗәсен киметү өчен районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре тарафыннан хуҗалык җитәкчеләренә зыян килгән көзге игеннәргә микро- һәм макроашламалар, стресска каршы препаратлар белән тамырдан тыш өстәмә тук­ландыруны оештыру йөкләнелгән. Әлеге эшләр “Колос”, “Р. Г. Сафиуллова” КФХ, “Татарстан” һәм башка авыл хуҗалыгы предприятие­ләрендә алып барыла.

Авыл хуҗалыгы предприя­тиеләре эшчәннәре, вакытны югалтмыйча, чәчүлекләрне карап-эшкәртүне башкара. 8450 гектар мәйданда чүп үләннәреннән арындыру уздырылды, корткычлардан – 3600, авырулардан – 300 гектарда. 

“Колос”, “Новая заря”, “Бакыр­чы”, “Татарстан”, “С. М. Казаков”, “Нива” үсемлекчеләре шикәр чөгендере чәчүлегенә беренче эшкәртүне тәмамлады. 

Шытымнар тишелеп чыкканчыга кадәрге тырмалау 4200 гектар мәйданда башкарылды, чыккан шытымнар буенча тырмалау – 3300 гектарда.

Район кырларындагы күпь­еллык үләннәр яхшы үсеп китте, һәм механизаторлар азык әзерләү техникасын кырга чыгуга әзерли.

Язгы кыр эшләре хезмәтне саклау һәм янгын кур­кынычсыз­лыгы таләпләрен үтәү белән алып барыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев