Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Узган шимбәдә Габбазовларның дус һәм ишле гаиләсендә мөһим вакыйганы билгеләп үттеләр

    Нәсел башлыгы Наҗия Сафа кызына 90 яшь тулды. Без әлеге бәйрәм алдыннан юбиляр һәм аның балалары, алар ка­дерлеләрен котларга Толь­яттидан һәм Казаннан кайтканнар, белән аралаштык.

    Хәер, Наҗия апаның балалары үзләре дә пенсия яшендә, әмма яшь буын да - 8 оныгы һәм 4 онык­чыгы әбиләрен бик тә яраталар, ул да аларны җылы оекбашлар бәйләп сөендерә.
    - Бәйли дә, газета да укый, аш та пешерә әле, - дип сөйли кече килене Резидә.

    Наҗия апа килгән кунак­ларга бик шат. Аның шәфкать тулы йөзе кояштай балкып тора.

    Ул җиденче бала булып дөньяга килә, әмма Наҗиягә җиде айлык вакытта әнисе үлеп китә. Революциядән соңгы авыр еллар булса да, әтиләре аларны үстереп аякка бастыра. Әмма, сугыш кызның матур хыялларын чәлпәрәмә китерә. 17 яшеннән аны - урман кисәргә, шуннан соң Свердловскига әсир немецларга бараклар са­лыр­га җибәрәләр. Известь кискәләгән кулларының ничек сызлавын Наҗия апа әле дә хәтерли. Һәркемдә нәфрәт уяткан немецларны ул шунда күрә. Этләр иярткән сакчылар белән фашистлар колоннасын, ян­нарыннан ук диярлек узып китә, алар салган ба­ракларга урнаштыралар.

    1945 елда гына ул туган авылы Үтәмешкә кайта. Дүрт елдан соң фронтовик Сәетгәрәй Габбазов белән танышып гаилә коралар һәм 60 ел бергә бәхетле гомер кичерәләр, шуның 20 елын Наҗия апа төп йортта яши. Тырыш, ягымлы, кайгыртучан - андыйны ничек яратмыйсың, дип сөйли каенанасы килене хакында. Мәхәббәт җимешләре булып 3 малай һәм 2 кыз дөньяга килә. Кечесе, Рәмис, бәхетсезлеккә каршы, яшьли үлеп китә.

    Наҗия һәм Сәетгәрәй колхозда алны-ялны белми хезмәт куялар, ул - колхозчы, ә ире кыр­чылык бригадасы бригадиры. Шул еллардагы рекордлы уңыш - 40 центнер өчен Халык Хуҗалыгы Казанышлары күргәзмәсе медаленә, Ленин һәм Халыклар дуслыгы орденнарына тагын Социалистик Хезмәт Герое йолдызы да өстәлә. Әмма шулай да ул элеккечә тыйнак, эш сөючән һәм киң күңелле булып кала.

    "Әти бик тә юмарт, иге­лек­ле иде, - дип искә ала улы Раиф, - безне бик тә яратты, кинога барырга соңгы тиеннәрен дә бирә иде.

    - Шул гомер бер-берегезне яратып һәм хөрмәт итеп ничек яши алдыгыз? - дип сорадык без юбилярдан.

    - Берең кызып киткәндә, икенчеңә дәшми калырга кирәк, шунда барысы да әйбәт булачак. Монда бернинди сер юк, - дип тиз генә җавап бирде Наҗия апа, безгә елмаеп.

    Ир белән хатын тормыш зирәклеген, бер-береңә карата ихтирамны балаларында да тәрбияли алганнар, алар да әңгәмәдән күренгәнчә, барсына да үз тырышлыклары белән ирешкәннәр. Раиф башта районыбызның "Россия" колхозында (Алабирдедә) эшләгән, шуннан соң - Магаданда, Тольятти заводында. Рәисләре төзүче булган, кызлары Язилә белән Тәнзилә балалар бакчасында эшләгәннәр. Алар әниләрен карап торучы киленнәре Резидәгә бик тә рәхмәтлеләр, хәер аның өчен дә хәзер ул иң кадерле һәм якын кешегә әйләнгән.

    Туганнарның үзара ягымлы мөнәсәбәтеннән, алар­ның якты омтылыш­ларыннан һәм игелек­ләреннән җылылык һәм нур бөркелеп торган йорттан без хушлашып, күтәренке кәеф белән чыгып киттек.






    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: