Хезмәт итү урынын сайларга мөмкин
Тәтеш районы хәрби комиссары контракт буенча хезмәт итү турындагы сорауларга җавап бирде.
(Тәтеш, 1 сентябрь, «Тәтеш таңнары»). Контракт буенча хәрби хезмәткәрләргә түләүләр ничек исәпләнә, нинди ташламалар каралган: әлеге һәм башка сорауларга җаваплар Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин белән үткәрелгән безнең әңгәмәдә.
– Фәнис Әлфәтович, түләүләр алганда бюрократик буталчыклыклар булырга мөмкинме?
– Юк, барлык исәпләүләрне дә гадиләштерделәр. Быелның 10 маеннан контракт хезмәтенә сайлап алу пунктына һәм ТР Хәрби комиссариатына контракт төзү вәкаләтләре бирелде. Элек бу эш белән фәкать хәрби частьләр генә шөгыльләнә иде. Контрактка имза куелгач, сайлап алу пунктыннан инде гамәлдәге хәрби хезмәткәр булып китә. Контракт имзаланган вакыттан аның хезмәт стажы бара, түләүләр исәпләнә. Боларның барысын да кеше оборона министрлыгыннан 195 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне тиз арада ала алсын өчен гадиләштерделәр. Ул әлеге акчаны 3-4 көн эчендә ала.
– Хәрби хезмәткәрләр махсус хәрби операция зонасына җибәрелер алдыннан өстәмә хәрби әзерлек узамы?
– Әлбәттә, бездә оештыручылар дип йөртелүче частьләр бар, без контракт төзегән хәрбиләрне әзерлек үтү өчен әлеге частьләргә уртача бер айга җибәрәбез. Алар көн саен ату күнекмәләре үтәләр, техниканы үзләштерәләр һәм медицина буенча төп белемне алалар.
– Хәрби хезмәткәр ярты елдан да азракка контракт төзи яки контракт хезмәтен вакытыннан алда туктата аламы?
– Бүгенге көндә контрактны бер елга кадәр яки бер, ике һәм өч елга төзергә мөмкин. Аңа кадәр хәрби хезмәт үткән гражданнар гына контрактны бер елдан да кимрәк вакытка төзи ала. Искә төшерәм, 195 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен 1 елга контракт төзергә кирәк.
Өлешчә мобилизация уздырган вакытта хезмәттән азат ителү өчен өч сәбәп бар: хәрби хезмәткәрләрнең хәрби хезмәттә булырга тиешле яшь чиген узып китүе, сәламәтлек торышы буенча, табиблар комиссиясе тарафыннан “Д” категориясе буенча хәрби хезмәткә яраксыз дип танылу һәм аңа карата ирегеннән мәхрүм ителү белән бәйле җәза билгеләү турындагы суд карарының законлы көченә керүе.
– Татарстан хәрбиләренә нинди экипировка бирелә? Контрактчылар аны үз хисабына сатып алырга тиешме?
– Экипировка гаскәрләрнең төренә һәм рәвешенә карап бирелә. Узган ел “модалы чалбар” сатып алу дулкыны башланды, барысы да төрле төстәге формалар сатып ала башладылар. Баштан ук бушлай бирелә торган барлык киемнәр дә яхшы һәм уңайлы.
– Хәрби хезмәткәр контрактны үтәү шартларын бозу турында кая мөрәҗәгать итә ала?
– Әгәр дә ул үзенең хокуклары бозылган дип саный икән, югарырак дәрәҗәдәге командирга рапорт белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әгәр ул отделение командиры булса, бу чакта ул взвод командирына мөрәҗәгать яза, һәм башкалар.
– Яраланган өчен түләүне ничек алырга?
– Хәзер боларның барысы да бик тиз эшләнә. Мәсәлән: гамәлдәге хәрби хезмәткәр яралана. Аны эвакуациялиләр, шунда ук аңа госпиталь язган белешмәне ул икенче көнне иртән үзенең хәрби частена җибәрә. Көндезен сәгать 4ләрдә инде ул яраланган өчен өч миллион сум күләмендәге түләүне ала. Бу эшләр берничә айга сузылмый.
– Татарстан хәрбиләренең азык-төлек белән тәэмин ителү кытлыгы бармы?
– Юк. Татарстаннан Тоцкига карбызны хәтта фуралар белән төяп илттеләр. Хәзер аларга өстәмә амуниция, киемнәр һәм кирәкле әйберләр илтәчәкләр.
– Контрактчыга акчалата түләү ничек ясала?
– Ул биләгән хәрби вазифага, исемгә, хезмәт иткән елларына һәм өстәмә өстәлүләргә бәйле. Мәсәлән, өстәмә рәвештә шоферлык вазифасы булган өчен яки яшерен мәгълүматка ия кеше буларак өстәлү. Ике төп хезмәт хакы бар – хәрби вазифа буенча хезмәт хакы һәм хәрби исем буенча хезмәт хакы, шулардан чыгып акчалата тәэмин итүнең минималь күләме ясала. Боларны исәпкә алганнан соң, өстәмә өстәлү бара.
– Әгәр хәрби хезмәткәрнең контракт буенча хезмәт итү вакыты тәмамланса, аңа хезмәттән китүне тыя алалармы?
– Контрактлар өлешчә мобилизация бетерелгәнче гамәлдә калуын дәвам итә. Әгәр контракт вакыты тәмамланса, хәрби хезмәткәр хезмәттән китә алмый, РФ Президенты Указында гамәлдәге контрактлар, әгәр алар тәмамланса да, үзенең гамәлдә булуын дәвам итә, дип язылган. Хәрби хезмәткәргә аны озайтырга кирәкми, әгәр ул хезмәттән китү турында рапорт яза икән, бу хезмәттән китү өчен нигез булып саналмаячак.
– Хәрби хезмәткәрләр-контрактчылар өчен ипотекада катнашуның нинди үзенчәлекләре бар?
– Хәрби хезмәткәр контрактка кул куйгач ук, ул тупланма ипотека системасында (ТИС) катнашучы булып торачак, аннары ул банктан акча ала, аны үзенең тупланмалары белән куша һәм РФның теләсә кайсы төбәгендә торак сатып ала.
ТИС кысаларында хәрби хезмәткәргә шәхси тупланма счет ачыла, аңа ел саен, хезмәттән азат ителгәнчегә кадәр, “Бюджет турында”гы Федераль закон тарафыннан билгеләнгән сумма күчерелә, 2023 елда бу – 349 614 сум.
Хәрби хезмәткәр тупланган акчаны да, банктан алынган акчаны да торак сатып алу өчен куллана ала, ссуданы хәрби хезмәткәр үзе түгел, ә дәүләт – “Росвоенипотека” дәүләт учреждениесе каплый. Хәрби хезмәткәрнең өч еллык хезмәт стажы булганда ул тупланма – ипотека системасына керә ала. МХОда катнашучы хәрби хезмәткәрләр ТИСка кергәннән соң ук торак сатып ала алачак.
– Хәрби хезмәткәрләрнең гомерен һәм сәламәтлеген иминиятләштерү ничегрәк башкарыла?
– Контрактка имза куйдымы – инде иминиятләштерелгән. Сугышчы госпитальгә эләккәч, зыян килүнең катлаулылыгына һәм төренә карап кирәкле документларны хәрби-иминият компаниясенә җибәрәләр, анда түләүләр башкарыла. Хәрби хезмәткәр үзе бернинди дә иминиятләрне үзе рәсмиләштерми.
Яраланган очракта түләү 3 миллион сум тәшкил итә. Хәрби хезмәткәр бушлай тикшеренүгә, дәвалануга һәм хәрби-медицина госпиталендә тернәкләнүгә, шулай ук дарулар белән тәэмин ителүгә исәп тота ала.
– Хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы нәрсә ул?
– Бу статус хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан хәрби хезмәткәрнең тиешле документ, шулай ук өстәмә ташламалар алуын күз уңында тота.
Хәрби хәрәкәтләр ветераннары торак бинаны арендалау һәм тоту өчен түләгәнгә 50 процент күләмендә компенсация алырга хокуклы. Бу торак йорт белән идарә итү, күп фатирлы йортта гомуми милекне карап тоту һәм төзекләндерү, шулай ук капиталь ремонтка взнос буенча хезмәтләргә кагыла. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары шулай ук милеккә: фатирга, йортка, гаражга салым түләмиләр. Һәрбер төрдәге бер объектка ташлама бирелә – мәсәлән, берьюлы бер фатир, бер йорт һәм бер гараж. Алты сутыйдан алып җир салымын да түләргә кирәкми. Аны шушы мәйданнан артып киткәндә генә исәплиләр.
Транспорт салымына ташлама төбәккә бәйле.
Ветераннар пенсиягә чыкканнан соң, хезмәт вакытында беркетелгән шул ук поликлиникаларда һәм хастаханәләрдә хезмәтләр ала ала. Болардан тыш, аларга чираттан тыш дәүләт гарантияләре программасы кысаларында медицина ярдәме күрсәтелә.
Хәрби хәрәкәтләр ветераннары ел саен үзләренә уңайлы вакытта отпуск ала ала. Әле тагын аларның 35 көнгә кадәр хезмәт хакын сакламыйча ял итү хокукы бар. Сугыш хәрәкәтләре ветераннары һөнәри белемне һәм өстәмә һөнәри белемне эш бирүче хисабына ала ала.
Сугыш ветераннары айлык акчалата түләүгә исәп тотарга мөмкиннәр. 2022 елның 1 февраленнән ул 3481,85 сум тәшкил итә.
Өстәмә рәвештә социаль хезмәтләр җыелмасы тиеш: бушлай йөрү, шифаханәгә юллама һәм дарулар. Әгәр бу ташламалардан баш тартсаң, акчалата пособиене арттырырга мөмкин.
Тиешле еллар эшләгән өчен, инвалидлык яки туендыручысын югалту буенча пенсия социаль пенсия күләменнән 32 процентка арта.
– Контрактчы нинди ярдәм чараларына дәгъва итә ала?
– Контрактчылар һәм аларның гаиләләре төрле ташламаларга, шул исәптән кредит каникулларына, салымнан азат ителүгә һәм балалар өчен өстенлекле укуга өметләнә ала.
Шулай ук эшкә урнаштыру, мәгариф, психологик һәм юридик ярдәм күрсәтү буенча хезмәтләр күрсәтелә. Хәрби хезмәткәрләрнең балаларына лагерьларга бушлай юлламалар бирелә. Моннан тыш, мәктәпне тәмамлагач, балалары югары уку йортларына бюджет урыннарына укырга керә алачак.
Шулай ук хәрби хезмәткәрнең баласы музейга һәм спорт секцияләренә бушлай йөри, лагерьда бушлай ял итә ала. Мәктәптә аңа бушлай туклану бара.
– Хәрби хезмәткәрне хәбәрсез югалган дип танырга һәм һәлак булучы буларак, иминият түләүләре бирмәскә мөмкиннәрме?
– Хәбәрсез югалу – ул шундый махсус статус. Җәсәде табылу һәм хәрби хезмәткәрне идентификацияләү турында документ килгәчтен үк, барлык түләүләр дә биреләчәк. Әгәр дә аның гәүдәсе табылмый икән, кешенең һәлак булганлыгын бер елдан соң суд аркылы дәлилләргә мөмкин булачак.
– Контракт буенча барлык хәрби хезмәткәрләр дә график буенча отпускка китә аламы һәм ул һәркемгә дә биреләме?
– Ким дигәндә ярты елга бер тапкыр булса да отпускка җибәрәләр. Армиядә, гражданлык эшчәнлегеннән аермалы буларак, барысы да тизрәк эшләнә, отпуск белән булган мәсьәләләр дә шулай ук тизрәк хәл ителә. Хәрби хезмәткәргә елга кимендә 1 тапкыр отпуск бирелә. Әгәр теләсә, аны бүлеп алырга мөмкин, ләкин ул кимендә 15 көн булырга тиеш. Бу кеше тулысынча ял итсен өчен эшләнә.
– Контрактка имза куяр алдыннан куркынычлылык дәрәҗәсе турында хәбәр итәләрме? Контракт буенча хезмәт итү урынын сайлау төре бармы?
– Тулысынча хәбәр итәбез, бу безнең эшебез. Сайлау төре һәрчак бар, контракт төзүнең бөтен мәгънәсе дә шунда.
– Мобилизацияләнүчеләрнең һәм контрактчыларның хезмәт итү шартлары ничек аерыла?
– Статус буенча алар тигезләштерелде, шулай ук акчалата тәэмин ителү дә алалар һәм отпускка да китәләр.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев