Хезмәтне оештыруны яңа дәрәҗәгә җиткерү бурычы куелды
Район аграрийлары терлекләрне кышлатуның барышы һәм терлекчелек тармагындагы йөкләмәләр, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләрен киләсе елда кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
(Тәтеш, 16 декабрь, “Тәтеш таңнары”). “Татарстан” агрофирмасы базасында район башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендә узган семинар-киңәшмәдә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, мөһим хезмәтләр вәкилләре катнашты.
Семинарда катнашучылар чараның гамәли өлешендә агрофирма җитәкчесе Айрат Халитов күрсәтеп йөрүендә хуҗалыкның товарлыклы-сөтчелек фермасында булдылар, 300 мал-туар урнаштырырга мөмкин булган яңа ферманы карадылар. Сыерларның продуктлылыгының мөһим өлеше ул – ашату. Монда шулай ук күп сөт бирүче сыерларны ашату, азык катнашмалары структурасын һәм сыйфатын көнкүрештә анализлау өчен иң нәтиҗәле алым буларак Пенсильваник ситның эшләү тәртибе күрсәтелде.
Семинарның теоретик өлеше Олы Тархан мәдәният йортында үтте, анда терлекләрне баланслы тукландыру буенча, рационда арпа, кукуруз, түп, шрот кебек шундый әйберләрнең кирәклеге турындагы әңгәмәләр дәвам иттерелде. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт җитештерүнең артуы – хезмәт хакы үсешенең төп факторы икәнлеге әйтеп үтелде.
Үсемлекчелек елы тәмамланды, һәм 2023 елгы кыр эшләренә әзерләнү буенча кайбер йөкләмәләрне бүгеннән үк инде хәл итү зарур.
– Киләсе язгы чәчүгә аеруча да игътибарлы булырга кирәк, кырларның продукциясе илебез өчен стратегик яктан мөһим, – дип ассызыклады район башлыгы Рәмис Сафиуллов үзенең чыгышында, аграрийларга мөрәҗәгать итеп. – Киләчәктә нәтиҗәле эш алып бару өчен кайбер мәсьәләләрне сезнең һәрберегезгә бүгеннән үк хәл итәргә кирәк.
Ул куәтле авыл хуҗалыгы техникалары һәм җайланмалары сатып алу уңышка ирешүнең бер өлеше булуын, район хуҗалыкларында шундыйларның булуы эшләрне оптималь агротехник срокларда башкарырга мөмкинлек бирәчәген билгеләп үтте. Район башлыгы, вакытны бушка уздырмыйча, техника, аңа запас частьләр сатып алырга киңәш итте. Чәчү яки урып-җыю кампаниясе килеп җиткәч, соңгы минутларда, моны эшләү мөмкин түгел. Эшләрне вакытында башкармау зур финанс югалтуларына китерә, быел район хуҗалыклары җитәкчеләре моңа инандылар инде. Чәчү материалына да шулай ук игътибар итәргә кирәк, район кырларында югары уңыш бирә торган сортлар һәм элиталы, оригиналь бөртекле, майлы культуралар, шикәр чөгендере, кукуруз гибридлары булырга тиеш. Үсемлекчеләргә чәчүнең ленталы ысулын башкарырга тәкъдим иттеләр, бу югары уңыш алырга йогынты ясый. Чәчүлекләрне чирләрдән һәм корткычлардан саклау чаралары вакытында үткәрелергә тиеш. Кырлар мул уңыш бирсен өчен минераль ашламалар кертү мөһим фактор булып тора. Район башлыгы чәчү эшләре вакытына хуҗалыкларда бер гектар чәчүлеккә тәэсир итүчән матдәдә кимендә 160 килограмм минераль ашлама булдыру бурычын куйды, аларны алдагы ике айда сатып алырга кирәк булачак.
Киләсе елга авыл хуҗалыгы предприятиеләренең күпьеллык үләннәрне яңарту, ачы туфракны известьләү мөһимлеге турындагы агымдагы хәл аерым тикшерелде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев район хуҗалыкларының һәркайсындагы хезмәткәрләрнең һәм белгечләрнең яшен анализлады. Ул бүгенге көндә җитәкчеләр тарафыннан яңа кадрларны җәлеп итү буенча күрелә торган чаралар җитәрлек булмавын, бу мәсьәләне хәл итүнең башка юлларын эзләргә кирәклеген билгеләп үтте.
– Хезмәтчәннәргә эшләр өчен уңайлы шартлар булдырыгыз, – диде Рәмис Сафиуллов. – Техника яңа, ремонт ясау өчен биналарда җылылык кертелгән, терлекчелек биналары яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән булырга тиеш, яңартып төзекләндерергә, хезмәтне югары дәрәҗәдә оештырырга кирәк.
Эшләргә йогынты ясаучы этәргеч – аграрийларның яхшы хезмәт хакы алуы, агымдагы ел азагына кадәр аны 40 мең сумга җиткерергә кирәк, 2023 ел ахырына кадәр бу күрсәткеч 50 мең сумнан да ким булмаска тиеш.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 2023 елда минераль ашламалар алуга дәүләт ярдәме, мелиорация чаралары һәм уңышны иминиятләштерү буенча бюджет ярдәме турында сөйләштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев