Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Яшьләр яңа Тәтешне төзиләр

    Шәһәребездә нинди матур үзгәрешләр көтелүен төзекләндерү буенча проектлар тәкъдим итү чарасында сөйләделәр.

    Агымдагы елның маенда Тәтештә Казан архитектура-төзелеш университеты укытучылары һәм студентлары десанты булды. Әлеге командировка проектларны тормышка ашыру буенча "Ямьле Ил" шигаре астында студентлар җәйге лагере кысаларында үтте. Ә төп бурыч мәгълүматларны җыю, җәй дәвамында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җитәкчелеге астында Тәтеш ягында төгәл объектларның проектын эшләү булды. Кунаклар район җитәкчелеге белән очраштылар, истәлекле урыннарны, Сабан туе мәйданын карадылар, Тәтеш ягы тарихы музее һәм Долгая Полянаның гүзәллегенә сокландылар, җирлектә яшәүчеләр белән аралаштылар. Очрашу барышында, теләкләрне барлау белән, көнүзәк темалар билгеләнде: Көньяк микрорайон, "Сабан туе" мәйданы, "Чайка" балалар лагере, Ленин урамы һәм... Медицина хезмәткәрләре өчен йорт.
    Һәм менә студентлар үз проектларын тәкъдим итәр өчен кабаттан шәһәребезгә килделәр һәм без күнеккән урыннарның яңа күренеш­ләре. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, республика өчен эшләнгән 21 проектның унбере - Тәтешнеке. Мондый аерым игътибардан йөрәкне горурлык хисләре һәм ышанычлылык биләп алды, ни әйтсәң дә аларның кайберләре барыбер тормышка ашачак бит. Төрле рәвештә тәкъдим ителгән үзенчәлекле проектлар тәтешлеләрдә ихлас кызыксыну уятты. Шәһәрнең барлык объектлары, "Чайка" һәм "Сабан туе" территория­ләре, транспорт-җәяүлеләр схемасы, кадастр планы, ландшафт һәм истәлек­ле урыннарны барлау, яшелләндерү - барысы да вак-төягенә кадәр уйланылган. Аңлатмалар яңгырады: "югары биеклектәге зона", "яктыртуны күрсәткеч", "променад". Йөрәккә сары май булып ята: "боз сарае" һәм "яңа кадет интернат-мәктәбе", "аркан юлы", "җәен велосипедта, кышын чаңгыда йөрү пункты", "бердәм төсләр күренеше" һәм бернинди сайдингларсыз, рек­ламасыз.
    Булачак архитекторлар үз проектлары турында ышандырырлык, матур, дәлилле, заманча итеп сөйләделәр. Һәрбер эш тәтешлеләр тарафыннан алкышлар белән хупланды, аңлатмалар, тикшерүләр, кисәтүләр белән озатып барылды. Барысы да билгеләнде - чынбарлык, файдалылык, уңайлылык, куркынычсызлык, гүзәллек. Район архитекторы Илгиз Кудяков һәм музей директоры На­талья Понедельникова аеруча да актив булдылар, бер генә нәрсә дә игътибардан төшеп калмады: тарихи кыйммәтләрне саклау - өстенлектә. Залда да битарафлар булмады - тәкъдим итүдә катнашучылар үзләренең фикерләрен, тәкъдимнәрен әйттеләр, нәтиҗәдә, авторларга һәм аларның җитәкчеләренә проектлар өчен югары бәя куйдылар.
    "Халыктан кире элемтә алу бик мөһим, шәһәр мохитен проектлауда биредә яшәүче кешеләрнең фикере зур роль уйный, - дип ассызыклады "Ямьле Ил" проекты җитәкчесе Карина Нәбиуллина һәм тәэсирләре белән уртаклашты: - Тәтеш - үзенчәлекле. 25-30 километрдагы мәйдан сокландыра. Табигатьнең гүзәллеге яшәүчеләргә дә эз салгандыр, күрәсең: алар ягымлы, аралашучан. Ә бу бик әһәмиятле, чөнки безнең проектлар аларның киләчәге, территорияләрне үстерү, инфраструктура һәм инвестиция үсеше, туристлар җәлеп итү өчен төзелде".
    "Мондый мәйданчыкларны бөтен Россия буйлап та табып булмый! Бу территорияне (Сабан туе) туризм өчен файдаланырга кирәк", - дип үз фикерен белдерде районның иҗтимагый совет рәисе Альберт Губашев.
    Райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев күтәренке рухта болай диде: "Тәкъдим ителгән архитектура карарлары шәһәрнең киләчәк үсешенә нигез булырга мөмкин. Әгәр идеяләр бар икән, ул чакта алар һичшиксез тормышка ашалар".
    Шик тә юк. Үткән гасыр язучыларының утыз ел элек буш хыял булып тоелган күп кенә фантазияләре дә бит чынбарлыкка әйләнә бара.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: