Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Яз ашыктыра

    Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре һәм җирлек башлыклары алда торган чәчүне оештыру мәсьәләләрен тикшерделәр.

    Район семинар-киңәшмәсе "Татарстан" агрофирмасы" ҖЧҖ маши­на-трактор паркы территориясендә узды.

    Район башлыгы Валерий Чершинцев аграрчыларны чәчү эшләрен оештыру һәм үткәрү өчен җаваплылык кебек хезмәткә рухландырды. Ул язгы кыр эшләрен оптималь агротехник срокларда, барлык хезмәт һәм производство ресурсларын ике сменада эшләүгә туплап, үткәрү мөһимлеген билгеләп үтте.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Евгений Курков чәчү эшләрен оештыру буенча бурычлар билгеләде. Аерым алганда, ул болай диде, районда язгы кыр эшләрен үткәрүгә 200 миллион сумнан артык тотылачак, шуларның 167се - кредитлар һәм 90ы үз средстволарыбыз. Кредитлар рәсмиләштерүне, шулай ук минераль ашламалар кайтаруны ашыктыру зарур. Әйбәт уңыш өчен бер гектар сөрү җиренә 55-60 килограмм тәэсир итүчән матдә кертергә кирәк. Әлегә район күрсәткече - 27,4әр килограмм гына.

    - Ашламаларсыз һәм үсемлекләрне саклау чараларыннан башка, - дип басым ясады районның баш аграрчысы, - уңыш алып булмаячак. Уҗымнарның торышы әйбәт. 45 мең гектарга якын чәчәсе бар, шул исәптән 31 мең гектардан артыгы - сабан культуралары, 2990 гектарда - шикәр чөгендере, 2000 гектардан күбрәк - кукуруз.

    Азык басуларының сыйфатына һәм картайган үләннәрне вакытында сөрүгә (быел 700 гектарны сөрү планлаштырыла) зур игътибар бирелде. 4080 гектарда берьеллык үләннәр чәчү билгеләнгән.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Николай Кудряшов игътибарны дым каплауны тиз, 5-7 көндә тәмамлауга юнәлтте. "Дым каплау, - диде ул , - корылыкка каршы көрәшнең башлангычы. Хезмәтне әйбәтләп оештырганда чәчүне, ике сменада эшләп, ике атнада башкарып чыга алабыз".

    Семинарда шулай ук хезмәткә түләү, техника куркынычсызлыгы мәсьәләләре тикшерелде һәм хуҗалыкларның чәчүлек материалларына анализ ясалды. Территория хуҗалары, алар кырга чыгарга инде әзер, чәчүне үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Бүген, агрофирма җитәкчесе Фәнил Ибраһимов әйтеп үткәнчә, техника әзер, ашламалар сатып алынган, хезмәткә түләү системасы эшләнгән, техника куркынычсызлыгы мәсьәләләре дә хәл ителгән. Хуҗалыкта техник хезмәт күрсәтү звеносы оештырылган. Игенчеләр, гадәттәгечә, ике сменада эшләячәкләр.

    Семинарда катнашучылар аның сүзләренең хак­лыгына үз күзләре белән ышандылар. Технологик мәйданчыкта чәчүдә катнашырга тиешле техника һәм агрегатларның 12 төре урын алган: кырларга килү юлларын төзекләндерүче трактордан алып чәчү комплексларын заправкалаучы машинага кадәр. Бөртек складларында да булдылар. Махсус эш киемнәре, аптечкалар, шәхси саклану средстволары, хезмәт иминлеген һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү җайланмаларының булуына ышандылар.

    АПК эшчәннәре профсоюз райкомы рәисе Николай Артемьев, ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Тәтеш районы буенча бүлек начальнигы Илдар Сәхауов, "Россельхозцентр" федераль дәүләт бюджет учреждениесе ТР филиалының районара Тәтеш бүлеге начальнигы Светлана Кудряшова чәчүне уңышлы үткәрү буенча үз киңәшләрен бирделәр. Апрельнең беренче атнасында, техниканы язгы кыр эшләренә хәзерләүнең республика конкурсы барышында, кырга чыгуга әзерлекләре буенча хуҗалыкларга объектив бәя биреләчәк.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: