Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Юбилярларны хөрмәтләделәр

    Өлкәннәр матди байлыкларына түгел, ә варисларына сөенәләр.

    Олы Тормыда 15 гаилә пары 50 ел һәм аннан да күбрәк гомер кичергән. Биредә хөрмәтле авылда­шларын бергә җыелып котлау кебек матур гадәт бар. Күптән түгел авыл мәдәният йортында алтын юбиляр­лар - Хисиевлар, Ильясовлар, Хәбибуллиннар­га багышлап бәйрәм уз­дырылды. Аларга җылы теләкләр әйтелде, җырлар башкарылды, чә­чәкләр, бүләкләр бирделәр. Һадия һәм Рәшит Хисиевлар белән якыннанрак танышырга мөмкин булды.
    Алар бик яхшы йортта, өч кызлары, кияүләре кайгыртучанлыгын­да һәм сигез оныкларына сөе­неп яшиләр. Шатлык­ларга караганда авырлыклар күбрәк булган яшьлекләрен бернинди үкенүсез искә алалар: һәркемгә авыр булды, алны-ялны белми эшләдек, әмма Ходай биргән бәхетне - сәламәтлек, гаилә иминлеген бәяли һәм саклый белдек.
    - Өйдә бер кило он, бер сум акча юк, ә туйны үткәрдек, - дип искә ала Рәшит Җиһангир улы. - Тугыз пар җыелдык.
    - Булачак кәләшең артыннан озак йөрдеңме?
    - Ул Келәш кызы. Күршесе безнең авылга ки­яүгә чыккан иде, Һадия белән аның аша таныштык. ГАЗ-51дә шофер булып эшләдем. Чөгендер, жом, ашлама ташыдым һәм шул юлда очратып, гашыйк булдым. Ике ай күрешеп йөрдек. Келәштән мин аны җигүле ат белән алып кайттым, ул чакта юллар бүгенгедәй түгел иде бит, өстәвенә - март ае.
    Яр сайлау аңлы рәвештә булган, икесенә дә 26 яшь. Каенанасы Са­­рия әби киленен уңган, олы җанлы, тырыш булганы өчен яраткан. 32 ел бергә тату гомер кичергәннәр. Ул оныкларын үстерешүдә булышкан, чөнки икесе дә колхозда эшләгәннәр: Рәшит абый шо­фер, кырчылык бригадасы бригадиры, хуҗалык мөдире - барлыгы 45 ел, ә Һадия апа колхозчы, 41 ел эчендә ничәмә гектар чөгендер генә утаган. Бүләкләр хакында уйламаганнар (грамоталары, медальләре бар), иң кадерлесе - намус белән башкарылган эш һәм авылдашларының ихти­ра­мы.
    - Ул еллар эчендә ни генә булмаган, - дип сүзгә ку­шыла хуҗабикә. - Хәзерге тормышыбыз Аллага шөкер. Балалар юбиле­йга бү­ләк ясадылар - безне котларга Буадан артистлар килделәр. 50 еллыкны гаи­ләбез белән билгеләп үтәчәкбез. Барсы да­ җыелырга вәгъдә итте­ләр.
    Төп нигездәге кечкенә йорт урынына үз кул­лары белән салып кергән өйләре бик кадерле аларга.
    - Бүрәнәләп җыйдым, - дип сөйли Рәшит абый. - Тоншерма осталары салдылар һәм бүрәнәләрне дә таныды: бусы Келәш урманыннан, бусы - Монастырскийдан, Ямбактыдан.
    Заманында ишегал­ды тутырып мал-таур асраганнар, хәзер кәҗәләр, сарыклар, тавыклар гына тоталар.
    Ипи генә сатып алабыз, калганы үзебезнеке, дип сөенә ир белән хатын.
    - Бөтен Мәскәү аның оекбашларын киеп йөри, - ди Рәшит абый үзенең якыннары хакында сөйләгәндә, чөнки әбиләре бүләге алар өчен туган йортларыннан килгән хә­бәр кебек кадерле.
    Хисиевлар, балалары, оныклары һәм бөтен авылдашлары өчен өлге булып, ярты гасырны иңгә-иң торып бергә узганнар. Алтын туйлар машиналар кычкыр­туыннан, тантаналы сүзләрдән башка уза. Һәм шул вакытта еллар буе тупланган күңел җы­лылыгы, үзара хөрмәт һәм сүнмәс мәхәббәт тормышның төп байлыгы буларак бәяләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: