Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

Рус Тат
Көн темасы

Алимент түләмәүчеләрне җаваплылыкка тартачаклар

Балаларны тәрбияләү буенча ата-аналарның конституцион вазифасына аларны матди яктан тәэмин итү дә керә.

(Тәтеш, 14 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Ирина ЕФИМОВА (автор фотосы)). Әмма шундый очраклар да аз түгел, ата яки ана үзенең баласына матди ярдәм итүдән катгый рәвештә баш тарта һәм алиментлар түләүдән төрле юллар белән читләшә.

Канун кысаларында мондый ата-­аналарга мәҗбүри үтәү төрендәге чаралар кулланыла: алиментчыны һәм аның милкен эзләү, әгәр аларның кайда яшәгәнлеге турындагы мәгълүматлар булмаса; бурычлының мал-мөлкәтенә арест салу, аның исемлеген төзү һәм сату; банк счетларына арест салу, алардан акчаны түләтү; Россия чикләреннән ары чыгуны тыю; махсус хокуктан файдалануны чикләү – шоферлык һәм теләсә нинди башка транспорт таныклыгы белән йөрүне туктату.

ТР буенча Россия СПФХ идарәсенең Тәтеш суд приставының район бүлеге начальнигы – өлкән суд прис­тавы  Андрей Наумов хәбәр иткәнчә, безнең районда алиментлар түләү буенча 108 башкарма производство бар, шулардан 33 бурычлы явыз ниятле түләмәүче булып тора. Агымдагы елда аларга административ җавап­лылыкка җәлеп итү турында 20 административ беркетмә тутырылган, 19 бурычлы җинаять җавап­лылыгына тартылган, 16сы махсус хокуктан файдалануда чикләнелгән, бурычлыларга карата милеккә исемлек һәм арест салуның 17 акты тутырылган, бу тормышка ашырылган һәм алынган акча таләп итүченең алиментлар түләтү счетына күчерелгән.
Ата-аналары алимент түләүдән читләшкән балалары булган гаиләләргә ярдәм итүдә халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәге базасында сентябрьнең беренче сишәмбесендә Бушлай юридик ярдәм көне булып узды. Аның эшендә Андрей Наумов һәм районның социаль яклау хезмәте вәкилләре катнашты.

Ике хатын-кыз, үз балаларына алимент түләмәүче элекке ирләре һәм тәрбиягә бала алган ата-ана булып торган бер ир-ат  консультация ярдәме сорап мөрәҗәгать итте. Соңгы очракта ир-ат тәрбиягә алган балаларның ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән әнисенең хәтта исән икәнлеген дә белмәгән. 
“Суд приставлары тарафыннан бер ата кешегә карата аның эш урынына документлар юлланды. Икенче түләмәүче хатын-кыз алимент түләттерүгә алга таба эшләр оештыру буенча районның суд прис­тавлары бүлегенә барлык документлары белән чакырылды. Тәрбиягә бала алган ата-анага Яшел Үзән районы суд приставлары бүлегенә балаларның әнисенең яшәү урыны буенча башкарма производство барышы турындагы мәгълүматлар тәкъдим итү хакында запрос юллауда булышлык күрсәтелде”, – дип таныштырды очрашу нәтиҗәләре белән Тәтеш районы социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова.

Алиментлар түләтү буенча гражданнарга Хокукый ярдәм көненең икенчесе 2 октябрьдә, сишәмбе, булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев