Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Алар аңа тылсымчылар булып тоелган

Олы Тархан участок хастаханәсе һөнәри кадрлар белән көчле. Андагы хезмәткәрләр күп еллар дәвамында авыл халкы һәрьяклап сыйфатлы медицина ярдәме алсын өчен мөмкин булганның барысын да эшли.

фото: Галина Тазетдинова

Зөлфия Гайнетдинова, палата шәфкать ­туташы:

– Мәктәп чагыннан ук медицина хезмәткәре булырга хыялландым. Бервакыт бишенче сыйныфта ангина белән авырдым һәм мине безнең хастаханәгә салдылар. Миңа табиблар бик ошады, алар шундый игътибарлылар, ягымлылар иде, шәфкать туташлары да кайгыртучан булдылар, алар уколны бер генә дә авырттырмыйча ясадылар. Ак халатлы кешеләр минем өчен тылсымчылар кебек тоелды. Мин савыккач, чирләр белән көрәшер, кешеләргә ярдәм итәр өчен шәфкать туташы булырга хәл иттем.     

Мәктәпне тәмамлаганнан соң медицина училищесына укырга кердем, ике ел кызыклы укулар бик тиз узып китте. Билгеләнеш буенча үземнең Тәтеш районына, туган авылым Олы Тарханга эләктем. Һәм менә 1985 елдан бирле инде мин биредә палата шәфкать туташы булып эшлим. Мин килгәндә әле бина иске иде,  хезмәттәшләр белән алышынып эшләдек. Без 1987 елда яңа бинага кердек. Хезмәт шартлары бик яхшы, җайланмалар, җиһаз яңа иде. Ул чакта палаталарда 6 – 8 кеше дәваланды. Без табиблар билгеләгәнне катгый үтәдек. Хәзер дә без табиблар белән  шулай ук үзара аңлашып эшлибез, аларның һәркайсының сырхаулар белән үз палатасы. Бездә барлык табиблар да күптәннән эшли, алар үз һөнәрләренең чын осталары, гомер буена сайлаган һөнәрләренә бик тугрылар.  

Ун ел элек без тәү­лек әйлә­нә­се хезмәт күрсә­түгә күчтек. Баштарак 24 сәгать эшлә­ве күне­гелмәгәнчә иде, ә хәзер бу уңайлырак та кебек тоела, чөнки алдагы өч көндә өйдә күп эшләрне башкарып чыгарга була. Эш вакытында без җайга салынган бер механизмдай хезмәт куябыз. Әгәр ашыгыч рәвештә кемне дә булса алып килсәләр, кан басымын үлчим, термометрия уздырам, табиб килеп җиткәнчегә хәтле, зарурилык булганда, кичекмәстән ашыгыч ярдәм күрсәтәм. Дәвалау манипуляцияләреннән тыш, бездә дәваланучыларга аралашу да кирәк. Җылы мохит­тә сөйләшү сырхаулар­ның тынычлануына йогынты ясый, аларда яхшы буласына ышаныч һәм сәламәтләнүгә өмет уята.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев