Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Алар туган җирләрендә яшәүләре белән бәхетле

Бакырчы авылында яшәү­че Эльвира һәм Марсель Нигъмәтуллиннар туган җир­ләрендә тырышып хезмәт куя.

(Тәтеш, 29 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”).

– Марсель Бакырчыда туып-үсеп, биредәге мәктәпне тә­мамлады. Аннары Буада техникумда укыды. Шуннан соң туган авылына кайтты һәм биредәге авыл хуҗалыгында киң профильле механизатор булып эшли башлады. Ә хатыны Эльвира тумышы белән Мөслим районыннан булса да, ата-бабалары шушы төбәктән, – дип сөйләде авылдашлары хакында Лилия Мәҗитова.

Эльвира уртаклашканча, аның әти-әни­се дә тер­лекчелектә хез­мәт куйган. 

– Безгә авылның ветеринария табибы бик еш килә иде. Мин гел аның артыннан калмыйча, аңа ияреп йөрдем. Шу­­лай итеп, бу һөнәр миңа кеч­кенәдән үк бик кызыклы то­елды, – дип сөйли Эльвира үзе турында. – 10нчы сыйныфны тәмамла­гач, ветеринария техникумына укырга керергә ниятләдем һәм шушы максатыма ирешү, тормышымны авыл хуҗалыгы, терлекчелек белән бәйләү өчен Буага барырга булдым. Техникумда укы­ган­да Бакырчы егете Марсель белән таныштым. Дуслашып йөрдек. Аннары гаилә корып җибәрдек. 

Шуннан соң яшь белгеч­ләр Бакырчы авылына яшәргә кайтканнар. Хәзерге вакытта Эльвира “Бакырчы” авыл хуҗалыгында мал табибы һәм көтүлекләрне үрчетү технологы булып эшли. Марсель дә шушы хуҗалыкта механизатор булып хезмәт куя. Яшь гаиләдә өч кыз: Самира, Зәринә, Ралинә үсеп килә. 
Яшь гаилә тырышып эшли, балалар үстерә, яшьләр программасы буенча яңа йорт төзеп керде, диләр бакыр­чылар.

– Үз эшебезне, туган җире­безне бик яратабыз. Анда яшә­вебез белән бәхетлебез, – диләр Нигъмәтуллиннар.
фотоны Лилия Мәҗитова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев