Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Алардан Ярату һәм наз бөркелә

Тәтештә яшәүче Әлфия һәм Мәхмүт Шәрәфиевлар ярты гасырдан бирле иңгә-иң куеп парлы гомер кичерә.

(Тәтеш, 18 октябрь, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова (автор фотосы)). Шушы озак еллар дәвамында алар җылы, матур хисләрне, бер-берләрен хөрмәт итү сыйфатларын һәм тугрылыкны саклаганнар, эш сөючән балалар тәрбияләп үстергәннәр.

Алар икесе дә Кече Әтрәчтә, күп балалы авыл эшчәннәре гаиләсендә туып-үсә. Йорт хуҗабикәсе югыйсә әтисенең укытучы, клуб мөдире булып хезмәт куюын, аның татар җырларын үзәкләргә үтәрлек итеп башкаруы тыңлаучылар өчен чын бүләк булганлыгын әйтә. Таң калыр­лык, сокландыргыч илаһи моң кызына аңардан күчкән дә инде.

Сылу кызның авыл клубы сәхнәсендә үзенең чем кара күзләре һәм илаһи тавышы белән җырлавы Мәхмүтне ул чакта битараф калдыра аламы соң инде. Аңа тыйнак, ихтирам итә торган егет ошаган. “Эшчән, яман гадәтләре юк”, – дип аерып әйтә ул, Әлфия Фәрит кызы өчен бу ир-егетләрнең холкында гомер буе әһәмиятле булып торган сыйфат. Чибәр,  аралашучан авыл кызын зур шәһәрләр ымсындырса да, ләкин язмыш үзенчә билгели: ире гаиләдә төпчек бала булганлыктан, ул, гадәт буенча, үзенең әти-әнисен тәрбия­ләргә тиеш. “Нәрсә генә булса да, барысы да яхшыга, дип юкка гына әйтмиләр шул, – дип фикер йөртәләр гаилә тормышының алтын парлары. – Өлкәннәр безне һәр эшкә өйрәтте, хезмәт белән дә, зирәк киңәшләре белән дә, өч баланы тәрбияләргә дә булыштылар”.

Шулай да вакытлар узу белән Шәрәфиевлар гаиләсе әниләрен алып (әтиләре инде гүр иясе була), шәһәргә, үзләренең район үзәгенә, күченеп китә. “Барлык уңайлыклар да бар, иркен, чиста, туганнарга да йөрешергә ара якын”, – диләр алар. Ә тормыш учагының җылысы һәм гаилә тормышының тәртибе алар белән бергә кала. 
Мәхмүт Шиһап улы – ит  комбинатында, аннары  механика заводында хезмәт куя һәм эшенә карата җавап­лы, киң күңелле, аралушчан булганы өчен аны һәркайда хөрмәт итәләр. Әлфия Фәрит кызы База мәктәбендәге алты яшьлекләр өчен тәрбияче вазифасында икенче әниләренә әйләнә. “Сабыйларны яратам, үземнекеләр кебек тәрбияләдем, алар да мине яраттылар”, – дип искә төшерә ул.  

Ата белән ана барлык күңел җылысын һәм мәхәббәтен биргән үз балалары Рамил белән Равил  да, озак көтеп алынган кызлары Гөлшат та сиздерми генә үсеп-буй җитә. Хәзер инде киленнәре һәм кияү дә Шәрәфиевлар өчен үз балаларына әверелгән. “Безнең өч кыз һәм өч малай, – диләр горурланып ир белән хатын. – Без алты тапкыр дәү әни белән дәү әти һәм ике тапкыр карт әби белән карт бабай булдык”. 

Без алтын юбилярларда кунакка барып, аларның киң күңелле, ягымлы һәм мөлаем кешеләр икәнлеген күрдек. Хуҗабикә әле оста пешерә дә икән, әлеге һәвәслеген үз кызларына да өйрәткән, өстәвенә әлегә кадәр сәхнәләрдә чыгыш ясап, тәтеш­леләр һәм шәһәр кунакларын үзенең иҗаты белән сөендерә. Хуҗаның да куллары алтын. Өйдә бик уңайлы, һәр әйбер үз урынында – таң калыр­лык тәртип, эчке якта да, шулай ук тышта да. Ир белән хатынның барысы да җитеш, бары тик хуҗабикәгә сәламәтлек кенә телисе килә. Мәхмүт Шиһап улы үзенең хатынын кадерли һәм хөрмәтли, аның кашлары да ясалган, тырнаклары да  буялган – артистлар картаймый шул. Шәрәфиевлар озак еллар тату яшәгән гаилә серләрен еллар узган саен күбрәк ныгый барган хисләрдә генә түгел, шулай ук үзләренең туганнары һәм дусларының игелекле, ихтирамлы мөнәсәбәте дә дип саныйлар, ә алары исә, үз чиратларында, болай дип раслыйлар: “Бер-берләренә мәхәббәтләре шундый олы һәм якты, барыбызга да җитәрлек, без аларның кайгырту һәм наз нурларында коенабыз”. 
Алтын юбилярларны шушы араларда район җитәкчелеге исеменнән шәһәр башкарма комитеты вәкиле Фәрит Гарифуллин белән ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова котлады. Алар Мәхмүт Шиһап улы белән Әлфия Фәрит кызына тәбрикләмә, истәлекле сувенир, чәчәк гөлләмәсе тапшырды һәм аларга озын-озак гомер кичерүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев