Аларга авылда яшәве рәхәт
Яшьләр бүгенге көндә туган якларында бик сирәк төпләнеп кала, яшәү урыны итеп еш кына зур шәһәрләрне сайлыйлар.
(Тәтеш, 16 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова). Яшьләр бүгенге көндә туган якларында бик сирәк төпләнеп кала, яшәү урыны итеп еш кына зур шәһәрләрне сайлыйлар. Шулай да Бакырчы авылыннан ирле-хатынлы Гафуровлар шәһәр шау-шуына караганда авылдагы гадәти тынлыкны өстенрәк күрәләр.
Радик белән Екатеринаның мәхәббәт тарихы Чуваш Чагылдымы авылы клубыннан башланган. Кыз туган авылындагы мәдәният учагында мөдир булып эшләгән, ә яшь егет җирлектәге дискотекаларга йөрергә яраткан, анда ул Үтәмештән мотоциклда килеп йөргән. Бүгенге көндә Гафуровлар үзләренең танышкан вакытларын төгәл генә әйтеп тә бирә алмыйлар, бу үзеннән-үзе килеп чыккан: яшь кешеләр бер төркемдә дуслашып киткәннәр.
– Радик Чуваш Чагылдымына минем янга башта мотоциклда, аннары машинада килеп йөри башлады. Ә аннары аны армиягә алдылар. Хәрби бурычын үтәп кайткач – өйләнештек, – дип искә төшерә Екатерина.
Туйдан соң башта Радикның әти-әнисе белән Үтәмештә, аннары Чуваш Чагылдымында яшәгәннәр. Тәтештә төпләнергә омтылып караганнар, әмма икенче кызлары тугач, ана капиталына Бакырчыда йорт сатып алганнар.
– Йорт хуҗалыгыбыз әлегә әллә ни зур түгел: кош-кортларны исәпкә алмаганда, сарыклар үрчетәбез, – диләр Гафуровлар.
Аларның гаиләсендә ике кыз: сигез яшьлек Арина һәм биш яшьлек Сабина үсә. Ата-ана әйтүенчә, кызлар холыклары, тышкы кыяфәтләре буенча да бөтенләй төрле-төрле. Шулай да икесе дә әниләре пешергән ризыкларны бик яраталар.
– Бәрәңге боткасы, мантый, пилмән, коймак, пәрәмәч, ашлар, пицца бик ошый, – дип берөзлексез саныйлар кызлар.
Гафуровлар катнаш гаилә булганлыктан, өйләрендә рус, татар һәм чуваш милли ризыклары әзерләнә. Балалары да кечкенәдән үк өч телне аңлыйлар, һәм сөйләшергә тырышалар.
Өйдәгеләренең һәркайсының үз шөгыле бар. Радик яшь чактан ук милли көрәш белән шөгыльләнә, Тәтеш районы данын яклап берничә тапкыр республика ярышларында да чыгыш ясаган, ә узган ел Бакырчы авылында Сабан туе батыры булган. Екатерина төрле инәләр, ыргаклар белән бәйләргә оста һәм бик матур итеп чигә. Ул үзенең кызларын да әлеге кул эшләренә өйрәтә, аларга шулай ук чаңгыда шуарга, җырларга һәм биергә бик ошый икән.
Гаиләгә ял көннәрендә барысы бергәләп җыелу сирәк эләгә, чөнки Радик вахта ысулы белән Казанда эшли, ә Екатерина – авыл мәдәният йорты директоры, балалар мәктәптә чакта, бары тик дүшәмбе көннәрендә генә ял итә. Шулай да Гафуровлар, әти-әниләре янына еш кына кунакка барырга тырышалар, аларның якында гына – Чуваш Чагылдымында һәм Үтәмештә – яшәүләре үзе бер рәхәт.
Яшь гаилә Бакырчыда инде алты ел яши, һәм моны алар болай дип аңлаталар:
– Биредә балалар бакчасы да, мәктәп тә, инфраструктура да үсеш алды. Шәһәрдә яшәргә теләгебез юк, безгә авылда да яшәве рәхәт.
фото Гафуровлар архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев