Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Аның бар тормышы хезмәттә узган

    Кече Бисәрдә яшәүче Анна Самаркина 90 яшьлек юбилены билгеләп үтте.

    (Тәтеш, 20 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Алинә Тарханова, фото Самаркиннан гаилә альбомыннан ). Анна Игнатьевна Самаркинага без бәйрәме җитәр алдыннан хәзерге вакытта ничек яшәп ятуы белән кызыксынып шалтыраттык. 

    – Кунакка килегез! Табын корырбыз! – дигән көр һәм тормышка сөенгән тавышны ишеткәч, аңа 90 яшь тулачак дип әйтмәссең дә. Тыл эшчәненең тормышы җиңелләрдән булмый, әмма туган җире аңа көч бирә.
    “Өстәлдә икмәк һәм төрле тәм-томнар һәрвакытта да бар – пенсияне бит вакытында китереп бирәләр”, – диде җор телле Анна Игнатьевна. “Әйе мин бай – дүрт балам, җиде оныгым, тугыз оныкчыгым бар: мондый вакытта да, бәйрәмнәрдә дә киләләр. Ә йортны үзебез төзедек – зур, кирпечтән, өч бүлмәле, аш-су бүлмәсе иркен – һәркемгә урын җитә. Ирем Владимир Алексеевич белән ярты гасырдан артык бергә бәхетле гомер кичердек, ләкин, ни аяныч, инде бакыйлыкка күчкәненә җиденче ел китте. Ул тимерче булып эшләде – аны барысы да белә. Ә мин “Победа”, “Прожектор” колхозларында гомер буе хезмәт ­куйдым”.

    Анна Игнатьевна якыннарының кайгыртуын һәм игътибарын тоеп яши: кызлары яраткан әниләрен тәрбияләр өчен Самарадан туган авылларына кайтып йөриләр.

    “Әни гомер буе эшләде, без аның ял иткәнен беркайчан да күрмәдек, – ди кызы Зоя. – Иртә таңнан өстәлдә яңа пешкән ипи, сөт ризыклары була иде. Кәҗәләр асраудан да әле күптән түгел генә туктады, ә тавыклардан берничек тә аерыласы килми, йорт терлекләр белән яши һәм мәшәкатьләр чирләргә урын калдырмый ди”.
    Кунакчыл хуҗабикә үзенең туган көнендә барлык туганнарын көтә, нигъмәт тулы табында җылы сүзләр һәм теләкләр күп әйтеләчәк. “Ә минем өчен иң кыйммәтле бүләк – һәркайсын сәламәт һәм бәхетле итеп күрү”, – дип уртаклашты Анна Самаркина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: