Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Аның өчен хезмәтенең танылуы – бүләкләрдән өстенрәк

    Тәтеш автомәктәбенең производствога өйрәтү мастеры Вячеслав Атякшевның вазифаи йөкләмәләренә мөнәсәбәте – яшь буын өчен үрнәк.

    (Тәтеш, 13 июль, "Тәтеш таңнары", Елена Викторова, автор фотосы). Ул Кадыш авылында туа. “Тәтештәге 1нче урта мәктәптә укыдым, анда машина эше белән мине укытучылар Геннадий Заболотнов һәм Василий Фуражкин таныштырдылар. Ә аннары ике ел һава оборонасына каршы гаскәрләр составында, элемтә полкында, шофер булып хезмәт иттем. Шулай булгач, рульдә мин яшь чактан, дип әйтергә була”, – ди ­Вячеслав Николаевич.

    Хезмәт эшчәнлеген ул Тәтеш автомәктәбендә производствога өйрәтү мастеры вазифасыннан башлап җибәргән, аннары Тәтештәге 1нче урта мәктәптә шушы ук вазифада эшләгән. 2004 елның февралендә аны янә автомәктәпкә эшкә ­чакырганнар. 

    Вячеслав Николаевич булачак шоферларны өч дистә елга якын укыта. “Эшен төгәл башкаручан, үзенә һәм үзенең хезмәтенә, укучыларына таләпчән, бу да бик мөһим”, – дип белдерә аның хакында Тәтеш автомәктәбе директоры Александр Колсанов. Фидакарь һәм намуслы хезмәте өчен “Россия ­ДОСААФына 85 ел” истәлек медале, ТР ­ДОСААФ РОСТО республика Советы идарәсе рәисенең Рәхмәт хаты, Тәтеш муниципаль районының Мактау грамотасы һәм башкалар белән бүләкләнгән. Вячеслав Николаевичның хезмәте Тәтеш халкы тарафыннан танылуы төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә караганда өстенрәк. 

    Файдаланылмый торган җиргә салым ставкасын арттыру турында РФ Салым кодек­сының 394нче мад­дәсе нигезендә, авыл хуҗалыгы билге­лә­нешендәге җирләргә яки торак пунктларда авыл хуҗалыгы файдалануындагы зона сос­тавындагы һәм авыл хуҗалыгы производствосы өчен файдаланыла торган җирләргә кагылышлы җир ки­шәрлекләренә салым буенча салым ставкаларын 0,3 проценттан арттыра алмыйлар.

    Шулай да 0,3 процент күләменнән артмаган ­салым ставкасын кулланыр өчен, авыл хуҗалыгы производствосы  өчен файдалану рөхсәте белән авыл хуҗалыгы җиреннән билгеләнгән җир кишәрлеген куллану зарур. Әгәр җир кишәрлеге дәүләтнең җир күзәтчелеге тарафыннан авыл хуҗалыгы максатлары өчен файдаланылмый торган дип таныла икән, шул исәптән хокук бозуларны тәртипкә китергәнчегә кадәр хокук башка затларга күчкән вакытта, аның өчен РФ Административ хокук бозу кодексының 8.7нче маддәсе 2нче өлешендә җаваплылык каралган, ул чакта салым салу 1,5 процентлы салым ставкасы буенча тормышка ашырыла. Җир салымы ставкасын арттыру җирдән файдаланучыларга уңай йогынты ясарга һәм аларны җир кишәрлеген эшкәртүгә этәрергә мөмкин.

    “ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе һәм ТР буенча Федераль салым хезмәте Идарәсе арасында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге фай­даланылмый торган җир кишәрлекләре милекчеләре турындагы мәгълүматны алмашу максатында үзара мәгълүмати ярдәмләшү хакындагы килешү төзелгән”, – дип хәбәр итә “Тәтеш таңнары”на ТР буенча Россельхознадзор Идарәсенең җир күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы ­Линар Шәйдуллин. Салым хезмәте органына авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир­ләрне файдаланмау факты буенча салым ставкасы процентын арттыру өчен 2019 елда 
    61 материал юлланган. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: