Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Аны иминият агентлыгының иң яхшы бригадиры дип таныганнар

Шәһәрле, хезмәт ­ветераны Галина Казакова һөнәри эш­чәнлеген агроном булып башласа да, утыз елдан артык иминият агенты булып эшләгән.

(Тәтеш, 25 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). 

Галина Алексеевна 1941 елның 8 августында Тәтештә туган.
– Миңа кадәр гаиләдә дүрт бала: бер абый һәм өч апам бар иде. Иске Сумароководан күченгәч, әти сугышка китте. Яралангач кайтты, көченнән килгән кадәр эшләде, – дип сөйли ул.
Мәктәптән соң авыл хуҗалыгы техникумына агрономлыкка укырга кергән.

– Бу һөнәр минем күңелемә хуш килде, уку ошады, – дип искә ала ­Галина Алексеевна.
Техникумнан соң юллама буенча Бөгелмәгә кайткан. Тик бер ялгышлык килеп чыкканлыгын аңлаган: хуҗалыкка агроном түгел, ә трактор бригадасы бригадиры кирәк булган. Аның урынында берәү булса, өенә кайтып киткән булыр иде, ә ул эш сорап, Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгына барган. Анда ул очраклы рәвештә Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укыткан таныш хатын-кызны очраткан. Нәкъ тә менә ул Галина Алексеевна язмышында хәлиткеч роль уйнаган: аңа Кайбыч җиләк-җимеш питомнигы директоры белән очрашу оештырган, ул яшь тәтешлене эшкә алган.

Дүрт елдан артык ул Кайбыч районы буенча агроном-инспектор булып эшләгән, колхоз-совхозларда бакчалар арттыру белән шөгыльләнгән. Кияүгә чыккан, кызы туган, гаилә хәле ­буенча Тәтешкә кайтырга туры килгән.

– Питомникка башта кассир булып урнаштым, аннары агроном-бригадир булып эшләдем. Ирем “Нагорный” җәнлек совхозында икътисадчы булып эшләде, шуңа күрә тора-бара мин дә шунда күчтем. Бер көн эчендә 15-25 чак­рым юл уздым, бик арый идем, ә безнең ул чакта ике балабыз бар иде. Госстрахка эшкә керергә сорадым, алдылар. Анда 32 ел хезмәт куйдым, – дип искә ала ­Галина Алексеевна.
Шушы вакыт эчендә ТАССР иминият агентлыгының иң яхшы бригадиры, Коммунистик хезмәт ударнигы булып танылган, Росгосстрахның Мактау билгесе белән бүләкләнгән, аның турында безнең газета битләрендә дә язганнар. Аның фотосурәте озак вакыт республика һәм район мактау такталарында да эленеп торган.

– Минем әни зәвык белән киенә. Мин аның барысына да ничек өлгерүенә, менә дигән әни булуына, җитәкчелекнең хөрмәтен яулый алуына гаҗәпләнәм, –  дип тасвирлый Галина Алексеевнаны Арзамас­та яшәүче кызы Вера. Олы яшьтә булуына да карамастан, ул бүген дә бик күп укый, өстәвенә, күзлексез дә яхшы күрә. Һәм үзен белгән барлык гомере буена “Авангард”ны яздыра. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X