Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Аның кулында виолончель матур көйләр уйный

Монастырскийда яшәүче Нина Жигулина музыка белән балачактан мавыккан һәм шул чакта кулына беренче тапкыр баян алган.

Ул скрипкада уйнарга хыялланса да, виолончель аның өчен аерыла алмаслык уен коралына әверелгән. Нина Тимофеевна авыр сугыш вакытында, 1942 елда туган. “Минем кечкенә чакларым шушы авылда үтте, 1дән 5нче сыйныфка кадәр Долгая Поляна мәктәбендә укыдым, чөнки бу вакытта без Горняк поселогында яшәдек. Укырга һәр көнне өчәр чакрым җәяү йөрдек”, – ди ул.
Унике яшендә үзлегеннән гармунчы әтисенең баянында уйнарга өйрәнә башлаган. Тугызынчы сыйныфтан соң Кама Тамагына тегүчелеккә укырга кергән, үзешчән сәнгатьтә актив катнашкан. Укуын Казанда дәвам иткән, анда баянчылар түгәрәгенә йөргән һәм музыка белеме алган. “Казахстаннан килгән ахирәтләрем мине үзләре белән, төзелеп килүче Рудный шәһәренә чакырдылар. Бер елдан соң шунда ук музыка училищесына виолончель буенча беренче курска укырга кердем”, – дип сөйли Нина Тимофеевна. 
Ул һәр җәйдә Монастырскийга кайткан һәм балалар бакчасында баянда уйнаган. “Шулай бервакыт йөк машинасы кузовында кыр буйлап барганда чабылган үлән исен сизеп алдым. Мин аны әлегә кадәр тоям. Шул чакта Идел буена кайтырга булдым да инде”, – ди Нина Тимофеевна. 
Музыка училищесын тәмам­лаганнан соң Тольяттига күчен­гән һәм анда булачак ире белән танышкан, өч баласы туган. Пенсиягә чыкканчы 30 ел балалар музыка мәктәбендә эшләгән. Лаеклы ялда вакытта туган авылына кайткан. Җирлектәге балаларны музыка белеменә һәм виолончельдә уйнарга өйрәтә башлаган, авылдагы барлык иҗади чараларда катнашкан.
Кызы Наталья әнисенең хыялын чынга ашырган: скрипкада уйный. Берничә ел элек Тольятти шәһәрендә симфоник оркестр сос­тавында эшләгән, бүгенге көндә Испаниядә яши һәм кешеләргә әлеге музыка уен коралында уйнарга өйрәтә. “Мин инде тормышымны скрипкадан башка күз алдына да китерә алмыйм”, – дип белдерә Наталья. 
Ул да балаларны скрипкада уйнарга өйрәтер өчен кайчан да булса авылга кайтыр әле мөгаен.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев