Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Аның күңелендә «китапханә рухы» яна

Нина Матвеева безгә Иоково авылы китапханәчесе турында сөйләде.


Нина Матвеева безгә Иоково авылы китапханәчесе турында сөйләде: 

— «Кеше туганда — язмышы билгеле була» дигән борынгылар, әле тагын «Кайда туган — шунда кирәге чыккан» дигән халык әйтеме дә бар. Моңарда чынбарлыкның зур өлеше бардыр, мөгаен. Язмыш авырлыклардан курыкмыйча, янәшәдәгеләргә игелеклелек һәм мәрхәмәтлелек күрсәтүчеләрне дә онытмыйча, үз юлын сайлаганда максатына тайпылышсыз баручыларга илтифатлы. Лилия Арисова — шундыйларның берсе. Ул нинди генә җаваплы вазифада булса да, йөкләнгән эшне үзенә генә хас җаваплылык, төгәллек белән башкара һәм кешеләргә карата игелекле мөнәсәбәттә. 

Лилия Николаевна Иоковода туып-үсә. Укып чыга, югары педагогика белеме ала һәм үз мәктәбендә 25 ел укытучы булып эшли. Хәзер ул — үзенең кече ватанында китапханәче. Һәрбер авылда китапханә ул — иң мөһим мәдәни учак, аеруча да әгәр башка мәдәни үзәкләр булмаса, шуңа күрә һөнәрнең кыенлыгы ике тапкырга арта, ләкин Лилия Николаевнаны бу куркытмый, чөнки аның күңелендә «китапханә рухы» яна. Аңа эшендә ямансуларга туры килми, чөнки аның укучылары төрледән-төрле, кызыксынучан кечкенә балалардан алып өлкән әби-бабайларга кадәр. Һәркайсы белән аралашырга, һәркайсына матур сүзләр әйтергә, елмаерга кирәк, алайса икенче юлы сиңа килмәячәкләр. Лилия Николаевна укучыларга китаплар гына сайлап калмый, әле тагын бик кызыклы чаралар: викториналар, телдән журналлар, мастер-класслар да үткәрә, китап күргәзмәләре әзерли һәм боларның барысы да үз укучылары белән. Балаларга бу бик ошый, һәм алар ниндидер яңалыкны түземсезләнеп көтәләр. Балалар мәктәптә укый, кирәкле белемнәр ала, ә китапханәче аларда моңарга этәргеч ясый. Әле тагын Лилия Николаевна кечкенә укучыларына игелеклелек һәм гаделлек дөньясын танып белергә, үзләренең туган якларының гүзәллеген күрергә ярдәм итә, маҗаралар, фантастика һәм сәяхәтләр дөньясын ача...

Аның укучылары үзләренә кирәкле китапны тапса, өлкән яшьтәге әби бары тик аның игътибарлылык күрсәтүеннән һәм китапханә диварларында аның белән әңгәмә коруыннан бәхетле булса гына да, ул һәрвакытта сөенә. Чөнки мәдәният хезмәткәренең эш көне китапханә ишекләре ачылганнан соң ук башлана. 

Һәрбер укучыны, аның кәефе, сәламәтлек торышы һәм әдәби һәвәслеге нинди булуга карамастан, елмаеп каршыларга кирәк. Лилия Николаевна һәрчак ярдәмгә килергә әзер. Ул ямансулаган яки нәрсәгәдер борчылган укучыны рухландырып җибәрә, сәламәтлеге турында сораша, аңа матур теләкләрен әйтә. Укучылар мондый мөнәсәбәтне күргәч, канәгатьлек белән китәләр. Без, авыл кешеләре, хөрмәтле китапханәчебез Лилия Арисовадан бик уңдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев